Бүген Казанда яшь башкаручыларның «Яңа дулкын 2026» халыкара популяр музыка конкурсын ачу тантанасы була. Концерт һәм конкурс программалары 20-26 август көннәрендә «Ак Барс Арена»стадионы территориясендә төзелгән New Wave Hall залында узачак.
Быел конкурста дүрт илдән 12 башкаручы катнашачак. Алар: Флора Бичахчян (Әрмәнстан), София Рустамова (Беларусь), АМРЕ (Казахстан), Аркадий Евтушенко (Россия), Анастасия Иванова (Россия), Игнат Изотов (Россия, Татарстан), Лист (Россия), Артем Миньков (Россия), Милана Пономаренко (Россия), Ника Терентьева (Россия), istokiya (Россия), trofim grann (Россия).
Чыганак: татаринформ
Нет комментариев