21 май 2017 яңалыклары
-
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: Татарстанда көчле җил һәм яшен көтелә
22 майда Татарстанда яшен һәм көчле җил көтелә, дип җиткерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш Идарәсе матбугат хезмәте. Белгечләр көчле җил вакытныда электр челтәрләре, агачлар, щитлар, витрина һәм йорт кәрнизләре янында тормаска киңәш итә. Имгәнүләр булмасын өчен якындагы подъездларда яки подвалда яшеренергә кирәк. Әгәр һава торышы бозылган...
-
Сөт савып алуда "Алан" ширкәте савымчылары алдынгы
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 18 май көненә алынган мәгълүматлар буенча, бүген районда 67,6 тонна сөт җитештерелә. Һәр сыердан тәүлеккә 16,1 килограмм сөт савыла. Үсеш 113%. Бүген районыбыз терлекчеләре (крестьян-фермер һәм ярдәмче хуҗалыкларны да кертеп) 85,6 тонна сөт сата. Сөт саву буенча җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте савымчылары беренче урында....
-
Районыбызның "Сударушка" ансамбле Лаеш районының Никольское авылында егерме меңләп тамашачыны җыйган "Каровон" бөтенроссия фестивалендә чыгыш ясап кайтты (ФОТОЛАР)
Бүген, 21 май көнне, Лаеш районының Никольское авылында "Каравон" XXV Бөтенроссия рус фольклоры фестивале булып узды. Әлеге фестивальдә безнең районның "Сударушка" рус халык ансамбле дә катнашып, матур чыгыш ясап кайтты. Якташларыбызның чыгышын меңләгән артык тамашачы күзәтте (бәйрәмне 20 000 нән артык кеше караган). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та фестиваль кунакларына...
-
Төрле яшелчә, җиләк җимешләрдән ничек яхшы уңыш алырга (БИК ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР)
Әле яңарак кына дача сатып алган шәһәр кешеләре, тәҗрибәсез бакчачылар җәй буе алты сутый җирдә казына, баш күтәрми эшли, түтәлләрне тәртипкә китерә, ә яшелчәләр, сүз куешкан кебек, мул уңышы белән куандырырга ашыкмый. Моның сәбәбе нидә соң? Түтәлебездәге помидор-кыярларга, кәбестә-кишерләргә нәрсә ошамый? Әлеге мәкаләдә кайбер сорауларның беренче карашка гади генә тоелган...
-
Икенче хатынлыкка кияүгә сорыйлар, нишләргә?
35-40 яшькә җиткәч, күңелеңә ошардай, тормыш алып бара торган ир-егетне очратуы җиңел түгел. Ире үлгән дус кызым узган ел яулык япты, дин кануннары буенча яши башлады. Гаиләле буласы килү теләге белән мөселманнар өчен танышу сайтына бергәләп игълан элеп куйдык. Танышырга теләп хәбәргә чыккан ирнең исеме Харис иде. Әмма куаныргамы-кайгырыргамы -...
-
Коточкыч юл фажигасендә биш кеше һәлак булган [+фото]
Узган төндә Башкортостанның Туймазы районында котычкыч юл фаҗигасе була. Октябрьский - Имангулово юлында «Лада Калина» һәм «Nissan Skyline» автомобильләре бәрелешә. Вакыйга урынында ук 5 кеше һәлак була: ике автомобильнең дә йөртүчеләре һәм "Лада Калина"ның 3 пассажиры. Тагын ике кешене тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озаталар. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана, тикшерү эшләре бара....