Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: Татарстанда көчле җил һәм яшен көтелә

22 майда Татарстанда яшен һәм көчле җил көтелә, дип җиткерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш Идарәсе матбугат хезмәте. Белгечләр көчле җил вакытныда электр челтәрләре, агачлар, щитлар, витрина һәм йорт кәрнизләре янында тормаска киңәш итә. Имгәнүләр булмасын өчен якындагы подъездларда яки подвалда яшеренергә кирәк. Әгәр һава торышы бозылган...

22 майда Татарстанда яшен һәм көчле җил көтелә, дип җиткерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш Идарәсе матбугат хезмәте.

Белгечләр көчле җил вакытныда электр челтәрләре, агачлар, щитлар, витрина һәм йорт кәрнизләре янында тормаска киңәш итә. Имгәнүләр булмасын өчен якындагы подъездларда яки подвалда яшеренергә кирәк. Әгәр һава торышы бозылган чакта табигатьтә булсагыз, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрү мөһим.

Шәхси хуҗалык, йорт белән яшәүчеләргә алдан янгыр канализациясен һәм башка дренаж системаларын әзерләп кую сорала.

Боз яуган вакытта өйдән урамга чыкмаска һәм тәрәзәдән ераграк булырга киңәш ителә. Әгәр бу вакытта урамда калсагыз, яшеренер урын эзләгез. Янәшәдә качыр урын булмаганда, башыгызны кулларыгыз, кием-салым яки сумка ярдәмендә боз явудан саклагыз. Агач асларына яшеренергә тырышмагыз, зур бозлар явудан һәм җил сәбәпле аның ботаклары сынып, өстегезгә төшә ала.

Яшен башланганда велосипедта яки мотоциклда булсагыз, хәрәкәтне туктатыгыз. Яшен беткәнен транспорт чарасыннан 30 метрдан артык ераклыкка китеп көтү хәерле. Автомобильдә дә хәрәкәтне дәвам итергә ярамый, чөнки электрониканың эштән чыгуы бар. Туктап, тәрәзәләрне күтәреп, яшен беткәнен көтәргә кирәк. Шулай ук яшен булганда сулыклардан ерак торыгыз. Су - яхшы электр үткәргече, ә яшен сугуы 100 метр радиуска кадәр тарала.

Шоферларга рульгә утырудан тыелып торырга яки юл хәрәкәтендә бик сак булырга киңәш ителә. Җәяүлеләргә трассаны кичеп чыкканда, шулай ук юл кырыеннан барганда аеруча сак булырга кирәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев