22 март 2016 яңалыклары
-
Теләче урта мәктәбе командасы район мәдәният йортында куйган концерттан фото-репортаж
21 март көнне район мәдәният йортында районыбыз яңадан торгызылганга 25 ел тулу уңаеннан игълан ителгән "Туган җирем - Теләче" сәнгать фестиваленең чираттагы концерты булып узды. Аны Теләче урта мәктәбе коллективы күрсәтте. Бу концерт тамашачылар күңеленә укытучылар хоры, "Ядкәрь" вокаль ансамбле, "Матрешки" бию төркеме, "Чәчкә" бию төркеме, "Яшь егетләр" вокаль ансамбльләренең...
-
Танылган җырчы Айгөл Бариева белән эксклюзив әңгәмә
Сезнең игътибарга танылган җырчы Айгөл Бариева белән эксклюзив әңгәмә тәкъдим итәбез. Әңгәмәдәш - Алсу Җиһаншина
-
Иске Җөри авыл җирлеге үзешчәннәре Теләче мәдәният йортында куйган концерттан радио-репортаж
Сезнең игътибарга Иске Җөри авыл җирлеге үзешчәннәре Теләче мәдәният йортында куйган концерттан радио-репортаж тәкъдим итәбез. Тапшыруны эфир өчен Алсу Җиһаншина әзерләде.
-
Рөстәм Миңнеханов "Вконтакте" челтәренә Татарстан күренешләре белән видео урнаштырган
Видеоролик: "Татарстан - рухландырырга сәләтле республика!" ("Татарстан - республика, способная вдохновлять!") дип исемләнгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Вконтакте" челтәренә Татарстан турында видео урнаштырга. Әлеге бер минуттан аз гына артыграк дәвам итүче видеода Татарстанның Казан, Зөя һәм Болгардагы күренекле урыннарны, республиканың гүзәл табигатен күрергә була. Видеоның караучылары саны минутлап арта. Интертат
-
Кулына граната тотып урамда яткан Чаллы кешесе халыкның котын алган
Кулына граната тотып, подъезд төбендә яткан исерек ир-атны күреп, Чаллының ЗЯБ бистәсендәге күпкатлы йортларның берсендә яшәүчеләр тәмам куркуга калган. Баштарак ул теләсә нинди сүзләр кычкырып йөргән, аннары кулына граната алып, йорт янында сузылып яткан. Гадәттән тыш хәл туган урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре исерек ир-атны тотып, кул богавы белән коймага...
-
"Бәллүр каләм" конкурсы игълан ителде
Татарстан Журналистлар берлеге белән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан үткәрелә торган «Бәллүр каләм» - «Хрустальное перо» XIX конкурсына иҗат эшләре кабул ителә башлады. Әлеге бәйге журналистика һәм масс-медиа өлкәсендә уздырыла. "Бәллүр каләм" конкурсы уздыруның төп максаты - Татарстан журналистларының профессиональлеген бәяләү, ел дәвамында медиа өлкәсе үсешенә йогынты...
-
Җырчы Дилә Нигъмәтуллина больницада. Аңа ни булган?
Җырчы Дилә Нигъмәтуллина социаль челтәргә Республика клиника хастаханәсендә төшкән фотосурәтен урнаштырган, астына исә: "Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Сәламәт булыгыз", дип язып куйган. Бу фотоны күргәч, күпләр "ни булды?" дип Дилә өчен борчыла башлады. Без дә Диләгә шул ук сорауны юлладык. - Соңгы вакытта башым бик еш авырта башлады, шуңа күрә...