Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

"Бәллүр каләм" конкурсы игълан ителде

Татарстан Журналистлар берлеге белән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан үткәрелә торган «Бәллүр каләм» - «Хрустальное перо» XIX конкурсына иҗат эшләре кабул ителә башлады. Әлеге бәйге журналистика һәм масс-медиа өлкәсендә уздырыла. "Бәллүр каләм" конкурсы уздыруның төп максаты - Татарстан журналистларының профессиональлеген бәяләү, ел дәвамында медиа өлкәсе үсешенә йогынты...

Татарстан Журналистлар берлеге белән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан үткәрелә торган «Бәллүр каләм» - «Хрустальное перо» XIX конкурсына иҗат эшләре кабул ителә башлады. Әлеге бәйге журналистика һәм масс-медиа өлкәсендә уздырыла.


"Бәллүр каләм" конкурсы уздыруның төп максаты - Татарстан журналистларының профессиональлеген бәяләү, ел дәвамында медиа өлкәсе үсешенә йогынты ясаучы физик һәм юридик затларны, хезмәтләрне һәм оешмаларны ачыклау.

Бәйгедә журналистика оешмалары һәм Татарстан Журналистлар берлеге бүлекләре, теле- һәм радиокомпанияләр, нәшрият йортлары, матбугат хезмәтләре һәм башка медиа оешма вәкилләре үз көчен сынап карый ала.

"Бәллүр каләм" түбәндәге номинацияләр буенча уза:


"Һөнәргә тугрылык өчен",
"ТРның шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чарасы",
"Темасы - җирле, осталыгы башкалача",
"Медиапроект",
"Объектив аша караш",
"Туган тел",
"Журналистикада исем",
"Танылу".


Агымдагы елда яңа номинация булдырылды - «Массакүләм мәгълүмат чаралары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек». Әлеге номинациядә министрлык, ведомстволарда, оеашмаларда, Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарда матбугат хезмәте җитәкчесе булып эшләүчеләр катнаша ала.

Шулай ук берничә махсус приз каралган:


2015 ел нәтиҗәләре буенча "Россия Федерациясендә әдәбият елы" һәм "Татарстан Республикасында парклар һәм скверлар елы".

Конкурста катнашучыларның эшләре Татарстан Журналистлар берлегендә (420080, Казан шәһәре, Декабристлар урамы 179 йорт, 3 нче подъезд адресы буенча) 15 апрельгә кадәр кабул ителә.

Белешмә өчен телефоннар: (843) 555-85-11, 555-76-03, 555-75-22.

Конкурс шартлары һәм нигезләмәсе монда.


Исегезгә төшерәбез: 2015 елда иң яхшы журналист исеменә "Республика Татарстан" газетасы баш мөхәрриренең беренче урынбасары Владимир Устиновский лаек булды. Аңа Татарстан Президентының махсус бүләге − машина ачкычлары тапшырылды.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев