23 октябрь 2018 яңалыклары
-
24 октябрьдә явым-төшемсез болытлы һава фаразлана
Иртәгә, 24 октябрьдә, Казанда аязучан болытлы һава фаразлана, явым-төшем күзәтелми, көньяктан салмак җил көтелә, төнлә – көньяк-көнбатыштан урыны белән 16 м/с тизлек белән исүче җил. Төнлә һава температурасы +3-5 градус тәшкил итәчәк, көндез – +8-10 градус.
-
“Рәхәтләнеп татарча өйрәтә алам!”
Татар теле дәресләрен укыту иреклегә калдырылгач, аны укырга кеше калдымы, кирәксезгә әйләнмәдеме, дип юлыбызда очраган һәр татар теле укытучысыннан диярлек сораштырып торабыз. Җавап бер: “Теләп өйрәнәләр. Хәзер дәрестә сөйләшергә өйрәтәбез бит!”
-
Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында "Киләчәккә кыю адымнар белән" дигән темага семинар булып үтте
23 октябрь көнне Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасы базасында, район балалар бакчасында эшләүче яшь белгечләрнең белемнәрен күтәрү максатыннан " Киләчәккә кыю адымнар белән" дигән темага семинар булып үтте. Семинарда катнашкан Теләченең №1,№2,№3, Айдар,Үзәк балалар бакчаларыннан килгән педагоглар үзләрен борчыган сорауларга җавап табып, түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар.
-
Татарстанда цифрлы телевидение тапшыруларына күчү вакытын озайттылар
“Аналог”тан “цифрлы”га бөтенләй күчеп бетү 2019 елның 14-15 гыйнварында көтелә.
-
Азнакайда узган көрәш турнирында Теләче командасы ничәнче урын яулады?
20 октябрь көнне Азнакай шәһәрендә егетләр арасында Россиянең һәм Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалыгының мактаулы хезмәткәре Солтанов Инсаф Сәит улы истәлегенә 6 тапкыр республика турниры узды.
-
Татарстанда лагерьда мина куелуы хакында хәбәр иткән өчен яшүсмерне хөкем итәчәкләр
Алексеевск районында яшәүче 17 яшьлек яшүсмергә «Террор акты турында белә торып ялган хәбәр тарату» маддәсе буенча гаепләү белдерелә.
-
Җир убылу нәтиҗәсендә, машина кайнар сулы чокырга төшеп китә[видео]
Самарада 21 октябрьгә каршы төндә машина кайнар сулы чокырга төшеп китә. Бу хакта “Россия24” телеканалы хәбәр итте. Вакыйга булган урыннан видеолар социаль- челтәрләрдә тарала.
-
Казанның Ямашева проспектында трамвай яна
Бер айда инде икенче трамвай яна.
-
Нәҗибә Ихсанова Гәүһәр Камалованың муенсасын яшь актрисага бүләк итте
Камал театры артистлары Камалова муенсасын тапшыруны театраль традициягә әверелүен теләделәр.
-
Кыш килми калмас
Иртә белән торып тәрәзәгә карасагыз, тирә-юньне ап-ак кар каплаган. Күңел ышанмыймы? Әбиләр чуагы, чыннан да, озаккарак сузылды бит. Әмма, ничек кенә булмасын, бу көн киләчәк.
-
Гомер буе сакласаң да, бозылмый торган 10 ризык
Кайбер продуктлар күп еллар, хәтта йөз еллар буе сакласаң да бозылмый.
-
Татарстанда ремонтланган мәктәпләр һәм бакчалар саны 2018 ел ахырында меңгә җитәчәк
2018 елда республикада барлыгы 112 белем бирү учреждениесендә капиталь ремонт эшләре башкарылачак.
-
“Волга” яшьләр үзәгендә “ПАРАД ПАМЯТИ” патриотик проектының йомгаклау этабы узды
5-7 октябрь көннәрендә “Волга” яшьләр үзәгендә “ПАРАД ПАМЯТИ” патриотик проектының йомгаклау этабы узды. Чарада Теләче районыннан Ханафиева Миләүшә Фәниль кызы белән Хаҗиәхмәтова Зөлфия Илһам кызы катнаштылар.
-
«Россия лидерлары» бәйгесе җиңүчесе уңышның сере мотивациядә дип исәпли
Илнар Гыйрфанов фикеренчә, идарәчеләр конкурсы уңайлылык зонасыннан чыгып, үзеңне табарга мөмкинлек бирә.
-
Теләченең яшь көрәшчеләре Мамадыш районында узган ярышларда югары урыннар яулады
20 октябрь көнне Мамадышның Түбән Ошма авылында РСФСР спорт остасы, Мамадыш шәһәренең мактаулы гражданы Р.Я.Мөхәмәтшин, Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре Ф.М. Сибгатуллин истәлегенә көрәш буенча «Дуслар истәлегенә» республика турниры узды.