“Рәхәтләнеп татарча өйрәтә алам!”
Татар теле дәресләрен укыту иреклегә калдырылгач, аны укырга кеше калдымы, кирәксезгә әйләнмәдеме, дип юлыбызда очраган һәр татар теле укытучысыннан диярлек сораштырып торабыз. Җавап бер: “Теләп өйрәнәләр. Хәзер дәрестә сөйләшергә өйрәтәбез бит!”
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, быелның 9 октябренә алынган мәгълүматларга караганда, республикада укучыларның 68,61 проценты татар телен туган тел буларак өйрәнә. Урыс теле буенча бу күрсәткеч – 29,61 процент. Гомумән алганда, татар телендә белем биреп, кайбер табигый-математика фәннәрне урыс телендә өйрәтүче 702 (шуның 187се – филиал) мәктәп бар. Анда 70 меңгә якын бала белем ала.
Казан шәһәре мәгариф идарәсенең баш белгече Рәйханә Баһавиева әйтүенчә, быелгы уку елында башкалада татар телен туган тел буларак – 62,5, урыс телен – 37 процент укучы, калганнары иврит телен сайлаган. Соңгысын яһүд-мәдәни компонентлы 12 нче мәктәптә укыталар. Былтыр октябрьдәге үзгәрешләрдән соң татар телен сайлау күрсәткече – 65, урыс теленеке 35 проценты иде. “Әле ел башы гына, бу сан үзгәрергә дә мөмкин. Татар телен сайлаучылар бар, – ди Рәйханә Әминовна. – Бүген татар теле күпчелек мәктәпләрдә атнага – 2, әдәбият 1 сәгать укытыла. Элек биш сәгать иде. Башкала мәктәпләрендә татар телен барлыгы 863 укытучы укыта. Укытучыларның берсе дә эшсез калмады. 400дән артыгы башка фән буенча белемен күтәрде. Татар телен укыту технологияләре күп. Әйтик, Валерия Мещерякова системасы татар телен чит телләрне укыту технологиясенә нигезләнеп укытуга корылса, Николай Максимов сөйләм калыплары аша сөйләшергә өйрәтә. “Сәлам” укыту-методик комплекты исә киң таралган алымнарны туплаган. Әлегә бу дәреслекне сынау буенча тәҗрибә бара. Технология куллану – укытучының иҗади эше. Өй эше бирү дигән нәрсә бетмәде. Әмма укытучыдан аны дәрестә өйрәнгән темадан чыгып кына бирү рөхсәт ителә. Әти-әниләр, өй эшен эшләргә булышуны сорап, күршегә йөрергә тиеш түгел”.
Бу көннәрдә башкалабыздагы 41нче мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, тел галиме, доцент Николай Максимов Казан укытучыларына, мәгариф идарәсе белгечләренә үз дәресен тәкъдим итте. Әлеге галим, очрашкан саен, урыс балаларын рәхәтләнеп татарча өйрәтә алам, дигән сүзне кабатлый. “Укытучылар да хуплый, әмма нигәдер ничә еллардан бирле Мәгариф һәм фән министрлыгында бу методика белән кызыксынмыйлар”, – дип үпкәсен дә белдергәли. Мактанып әйтәме, чынлапмы – анысын дәресенә барып карарга кирәк. Дәресләр саны кыскартылгач, татар телен өйрәтү тагын да катлауланмадымы?
Николай Максимовның 1 нче сыйныфларны кабул иткәненә ике ай да юк әле. Без 9 милләттән ун укучы белем алган төркемдә булдык.
– Сез бит – тылсымчылар! Тактага язылган фигураларны сүзләргә, җөмләләргә әйләндерәсез, дип әйтәм укучыларыма. Татар теле – серле дөнья, балаларымның иң яраткан фәне. Кагыйдә ятларга да кирәкми. Шул ук вакытта фонетика, морфология, синтаксисны да кулланабыз. Телне өйрәткәндә аларны аерым түгел, бергә куллану
отышлы. Сабыйлар сыйфатның нәрсә икәнен белми бит әле, әмма матур сүзләрне беләләр. Укучыларның 80 проценты бары “5ле”гә генә укый, – ди Николай Валентинович.
Мин өйрәтәм, дип әйтерсең дә, ә кеше алдында укучыларыңның авызыннан бер сүз дә тартып ала алмасаң, нишләрсең? Беренче сыйныф укучылары дәрестә бер дә тартынып тормады. Тактага язылган формулаларга карап, җөмлә төзеде, “минемчә” дип, үз фикерен әйтте, “Синеңчә ничек?” – дип бер-берсеннән сорады, кунаклар белән дә аралашты. Тискәре фикер әйтелгәндә, бер-берсен яклап чыктылар. “Әйе”, “юк”, “беләсем килә”, “рәхмәт”, “яратам” һәм башка сүзләр аша сөйләмгә карата мөнәсәбәтләрен белдерделәр. Дәрестә, урыныңда гына тик утыр, дигән нәрсә дә юк. Укытучы ролендә булырга да, бер-берсенең янына килергә дә рөхсәт ителә. Дәрестә балалар татар теленә генә түгел, сөйләм теле осталыгына да өйрәнә. Кыскасы, урыс телле сабыйлар Николай дәдәйләрен оятка калдырмады. Өйрәнгәннәрен, өйрәнергә теләүләрен күрсәттеләр. Безгә менә шушы гап-гади дәрес кирәк иде түгелме соң? Кагыйдә ятлатмыйча да, дәресне кызык, күңелле итеп уздырып була икән бит. Ялгышларны эш узгач кына аңлыйбыз шул.
Фото: http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев