25 июль 2016 яңалыклары
-
Эдгард Запашный арысланын Казан белән таныштырды
Бертуган Запашныйлар Татарстан башкаласына чираттагы гастрольләре белән килде. Хайваннарны өйрәтүче буларак танылу алган Эдгард Запашный арысланын Казансу яры буена алып чыгып, халыкны шаккатырды. Аның цирк артында йөргәнен фотога төшереп алып, социаль челтәргә дә элүчеләр булды. Моңа кадәр Эдгард Запашный йөгәнләнгән юлбарысы белән Казанның цирк артындагы үзәк урамнарында йөргән иде инде....
-
"Рубин" җанатарларына бәйрәм ясады (ФОТО)
Кичә, 24 июль кичендә, "Рубин" футбол клубы "Казан" гаилә үзәге каршында җанатарлары өчен фестиваль оештырды. Җанатарлар "Рубин"ның яңартылган тренерлар штабы, уенчылары, клубның логотибы һәм яңа уен киемнәрен күрә алды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җанатарлар фестивалендә катнаша алмаса да, видеомөрәҗәгать белән чыгып, яңа сезон башлану белән котлады. "Яңа сезоннан күпне көтәбез,...
-
Татар әбиләре интернет аша дөньякүләм танылу алды
Татарстанның өч әбие Facebook социаль челтәре аша дөньяга танылу алды. Казанның Кремль яр буенда веломобильдә җилдерүче әбиләрне социаль челтәрнең актив кулланучысы Борис Мазин очраклы рәвештә генә фотога төшереп, Kazan Nostalgique дип аталучы төркемгә элгән. "Өлкән яшьтәге апаларның "Ленинны күрүләре" шикле. Әмма радио аша Сталинның чыгышларын, Хрущевның коммунизм турындагы вәгъдәләрен ишеткән...
-
"Теләче Агро" ширкәтенең Олы Мишә бүлекчәсендә семинар-киңәшмә булып үтте
23 июль көнне "Теләче Агро" ширкәтенең Олы Мишә бүлекчәсендә ширкәт җитәкчелеге һәм белгечләре катнашында семинар-киңәшмә булып үтте. Анда сүз урыннарда эшне оештыру, терлек азыгы әзерләү, терлек торакларын ремонтлау һәм урып-җыю эшләрен активлаштыру мәсьәләсе каралды. Киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов "Теләче Агро" ширкәте генераль директоры Фирдүс...
-
Максабаш авылы янәшәсендәге су саклагычта балыкчылар бәйгесе үтте (фоторепортаж)
23 июль көнне Максабаш авылы янәшәсендәге су саклагычта "Балыкчылар көне" чарасы булып үтте. Бәйге форматында узган бәйрәмдә "иң зур балык" һәм "иң кечкенә балык" номинацияләрендә җиңүчеләр ачыкланды. Әлеге номинацияләрдә җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Азактан бәйрәмдә катнашучылар балык шулпасыннан авыз иттеләр. Фәнил Нигъмәтҗанов. Автор фотолары.
-
Баландышта Комсомольск урамында яңа су линиясе салына. Каян шул кадәр акча алганнар?
Баландыш авылы Комсомольск урамына 614 метр яңа су линиясе салына. Су линиясен салу авылда иң зур чыгым сорый торган эшләрнең берсе. Әлеге эшне авыл халкы гына башкарып чыга алмый, акча җыя башласаң да, хәзерге финанс яктан катлаулы, кризис чорында андый зур сумманы халык җыя алмас иде. Шуңа күрә хөкүмәт зур...