Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

"Рубин" җанатарларына бәйрәм ясады (ФОТО)

Кичә, 24 июль кичендә, "Рубин" футбол клубы "Казан" гаилә үзәге каршында җанатарлары өчен фестиваль оештырды. Җанатарлар "Рубин"ның яңартылган тренерлар штабы, уенчылары, клубның логотибы һәм яңа уен киемнәрен күрә алды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җанатарлар фестивалендә катнаша алмаса да, видеомөрәҗәгать белән чыгып, яңа сезон башлану белән котлады. "Яңа сезоннан күпне көтәбез,...

Кичә, 24 июль кичендә, "Рубин" футбол клубы "Казан" гаилә үзәге каршында җанатарлары өчен фестиваль оештырды. Җанатарлар "Рубин"ның яңартылган тренерлар штабы, уенчылары, клубның логотибы һәм яңа уен киемнәрен күрә алды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җанатарлар фестивалендә катнаша алмаса да, видеомөрәҗәгать белән чыгып, яңа сезон башлану белән котлады. "Яңа сезоннан күпне көтәбез, клубта үзгәрешләр бара. Ничек кенә булмасын, бу - безнең клуб, Татарстанныкы. Без аны яратырга һәм хөрмәт итәргә тиеш. "Рубин" Европада уйнасын дип телик, аның уңышларына сөенергә язсын", - диде Президент.



- Яңа сезоннан ни көтәргәме, - диде команданың баш тренеры Хавьер Грасия. - Күп әйбер ышандырырга була. Әмма минем өчен иң төп максат - көн саен үҗәтләнеп эшләү. Җанатарларны сөендерү өчен команданың тырышып эшләячәген ышандыра алам.

Сүз уңаеннан, фестивальдә яңа килгән футболчылардан Рубен Рочина белән Алекс Сонгны гына күреп булмады. Аның каравы Максим Лестьенн, Самуэль Гарсия, Мориц Бауэр, Карлос Самбрано, Серхио Санчес, Рифат Җамалетдиновтан тыш, командага тагын бер футболчы кушылуы билгеле булды. Ул - 18 яшьлек ярымсакчы Георгий Махатадзе. Георгий Казанга "Локомотив"тан күчте.

Шамил АБДЮШЕВ фотолары

Чыганак һәм фотолар: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев