25 август 2016 яңалыклары
-
24 август көнне Айдар авыл җирлегендә авыл җыены Һәм концерт булып узды
5 августтан башлап, оешма-предприятиеләрдә, авыл җирлекләрендә җыеннар уза. 24 август көнне шундый җыен Айдар авыл җирлегендә узды. Халык белән очрашуга муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, район башлыгының аппарат җитәкчесе Илдар Мөбинов катнашты. Соңыннан Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге үзешчәннәре концерт куйды.
-
Айдар авылында яшәүче ветеран бабай Нәбиулла Фәтхуллинга 90 яшь тулды. Тәбриклибез!
Бүген, 25 август көнне, Айдар авылында яшәүче Нәбиулла Фәтхуллинга 90 яшь тулды. Сугыш ветеранын якыннары гына түгел, район җитәкчелеге дә тәбрикләп Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның тәбрикләпү хатын тапшырды. Ветеран бүген туган нигезендә улы Илдар, килене Гүзәл, оныклары тәрбиясендә яши. Нәбиулла абый сугышка 1943 елда чыгып китә, авыр яралана. Туган...
-
Мишә елгасына пычрак су агызучыларга карата җинаять эше кузгатылды
Табигатьне саклау прокуратурасы әлеге факт уңаеннан җинаять эше кузгатуга иреште. Мишә елгасын пычрату факты Питрәч районында теркәлгән. Биредә быелның гыйнвар-март айларында "Теплострой" ширкәтенең чистарту корылмаларыннан Мишәгә су агызылган. Пычранган суны тикшерү анализлары күрсәткәнчә, анда пычраткыч матдәләр концентрациясенең шактый артык булуы ачыкланган. Шул рәвешле, экологиягә 8,5 миллион сум күләмендә зыян салынган....
-
Теләче Электр челтәре ремонт бригадасының мөһим хезмәте турында
Районыбызда халыкның көнкүреншен яхшырту өстендә көнне-төнне белми эшләүче оешмалар турында бик күп беләбез, дип әйтеп булмый. Газ идарәсе, "Таттелеком", Теләче Электр челтәре кебек оешмаларда ремонт бригадалары бар. Берәр кайда авария булса - газ бетсә, телефон линиясе яки ут линиясе өзелсә тәүлектең теләсә кайсы вакытында, нинди һава торышы булуына карамастан, шул...