Мишә елгасына пычрак су агызучыларга карата җинаять эше кузгатылды
Табигатьне саклау прокуратурасы әлеге факт уңаеннан җинаять эше кузгатуга иреште. Мишә елгасын пычрату факты Питрәч районында теркәлгән. Биредә быелның гыйнвар-март айларында "Теплострой" ширкәтенең чистарту корылмаларыннан Мишәгә су агызылган. Пычранган суны тикшерү анализлары күрсәткәнчә, анда пычраткыч матдәләр концентрациясенең шактый артык булуы ачыкланган. Шул рәвешле, экологиягә 8,5 миллион сум күләмендә зыян салынган....
Табигатьне саклау прокуратурасы әлеге факт уңаеннан җинаять эше кузгатуга иреште.
Мишә елгасын пычрату факты Питрәч районында теркәлгән. Биредә быелның гыйнвар-март айларында "Теплострой" ширкәтенең чистарту корылмаларыннан Мишәгә су агызылган. Пычранган суны тикшерү анализлары күрсәткәнчә, анда пычраткыч матдәләр концентрациясенең шактый артык булуы ачыкланган. Шул рәвешле, экологиягә 8,5 миллион сум күләмендә зыян салынган.
Тикшерү эше дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев