25 октябрь 2018 яңалыклары
-
Россиядә беренче электрон таможня Идел буе федераль округында ачылды
Тантана Халыкара таможня форумы-2018 кысаларында видеокүпер режимында узды.
-
«Голос. Дети» җиңүчесе Данил Плужниковка фатир вәгъдә иткәннәр, әмма...
«Голос. Дети» җиңүчесе Данил Плужников төп приз белән Сочида фатир да откан иде. Әмма бүгенгәчә ул һаман фатир ачкычларын алмаган. Сочи шәһәре хакимияте менә 2 ел инде аңа буш вәгъдәләр бирә
-
Гриппны кисәтү һәм дәвалау (профилактика гриппа)
Тизрәк терелү өчен ашау-эчүнең һәм авыруны яхшы карауның әһәмияте зур. Грипп авырулы кешенең ашау теләге чикле, шунлыктан аңа ризыкны көненә 6-7 тапкыр аз-азлап кына бирергә кирәк. Ул туклыклы һәм җиңел үзләштерелә торган аксымга бай булырга тиеш, Шулпа, парда пешкән ит һәм балык котлетлары, эремчек бик кулай ризык. Кырку һәм хуш исле тәмләткечләр ярамый, күбрәк җиләк-җимеш ашатырга, аларның суларын эчерергә кирәк. Витаминнар кирәклеге дә онытылмасын.
-
Инвесторларга яхшы шартлар тудырган өчен, Татарстан БМО премиясенә лаек булды
Россия төбәкләреннән Татарстанның гына мондый премиясе бар, диде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
-
Булмый инде, булмагач. Әтиләр көнендә ял бирмиләр
Бер көнгә азрак бәйрәм итәчәкбез. Дөресрәге, календарьда тагын бер истәлекле дата пәйда булмаячак. Россия Дәүләт Думасы Әтиләр көнен рәсми рәвештә билгеләп үтү турындагы канун проектын кире каккан.
-
Фәрит Мөхәммәтшин хатыны белән комсомол хәрәкәтендә танышканын әйтте
Парламент башлыгы ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган чарада Яр Чаллыда ЗЯБ поселогы йортларын төзүдә катнашканын искә төшерде.
-
Ике машина өстенә кран ауган, зыян күрүчеләр дә бар [видео]
24 октябрь иртән, Самарада кран ике машина өстенә ава. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә бер кеше җитди травмалар ала. Бу хакта “Вести” каналы хәбәр итте.
-
“Чуарланып беттек инде”. Бер фәнгә – йөз китап
“Дәреслек бер дә дөрес сайланмаган, яшь үзенчәлекләренә туры килми”, – дип фикер алыша беркөнне “ватсап” төркемендәге әти-әниләр. География укытучысын өйрәтергә кем булганнар әле дисәм, арада шушы фәнне укыткан әни бар икән. Янәсе, дәреслек катлаулы булгач, укучылар “2ле”не еш ала.
-
КФУ эксперты Казанда кайчан кар явачагын әйтте
Профессор Юрий Переведенцев киләсе атна башыннан Татарстан башкаласында салкынайтачагын фаразлый.
-
День таможенника Российской Федерации
День таможенника Российской Федерации, отмечаемый ежегодно 25 октября, установлен Указом Президента Российской Федерации № 811 от 4 августа 1995 года.