26 июнь 2018 яңалыклары
-
Салаватның улы Рөстәм чираттагы җиңүен яулаган
Салават Фәтхетдиновның автоузышлар белән мавыгучы улы Рөстәм чираттагы җиңүен яулаган. Рязань каласында үткән ярышта 2нче урын алган. Россия чемпионатының гомуми зачетында Рөстәм беренче булып бара икән.
-
Министр хатын-кызларның пенсия яше 8 елга арту сәбәбен аңлатты
Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хатын-кызларның пенсия яше 5 түгел, ә 8 елга арту сәбәбен хатын-кызларның озаграк яшәве белән бәйләп аңлата.
-
Зәмирә Рәҗәпова: "Әй еладым, әй еладым - барыбер аерылыштык"
Зәмирә Рәҗәпова — татар эстрадасындагы иң якты йолдызларның берсе. Ул танылган алып баручы да, режиссер да, сценарий язу остасы да, шагыйрә дә, иренә — тугры тормыш иптәше дә. Инстаграмда күңелен бушатып, хатын-кыз бәхете турында бик мәгънәле сүзләр язган (үзгәртми бирәбез):
-
Әни, мин кайттым (ХИКӘЯ)
Улы белән бергә уйнап йөргән күрше малаеның елга ягыннан йөгереп килгәнен күреп, яшь хатынның күңеле ниндидер коточкыч хәл булганлыгын тойды. Үзе дә малайга каршы торып йөгерде. Тегесе хәле бетеп: ”Суга төшеп китте”, – дип әйтеп калды
-
Лаеш районында янгын сүндерү дәвам итә
Ут белән көрәшүчеләр Лаеш районындагы полигонда пыскып яткан чүп-чар өемен сүндерүен дәвам итә, дип белдерде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте
-
Миләүшә Сибгатуллина якташыбыз Наил Алан турында хатирәләрен яңартты
«ТНВ» каналында «Манзара» тапшыруын алып барган (хәзер тапшыруның баш мөхәррире) Миләүшә Сибгатуллина Матбугат.руга вафат булган татар журналисты Наил Алан турында җылы хатирәләрен сөйләде