Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Лаеш районында янгын сүндерү дәвам итә

Ут белән көрәшүчеләр Лаеш районындагы полигонда пыскып яткан чүп-чар өемен сүндерүен дәвам итә, дип белдерде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Орел авылы янындагы полигонда каты көнкүреш калдыклары өеменә ут кабуы хакында хәбәр иткән иде. Янгынның мәйданы 150 квадрат метр тәшкил итә. Утны сүндерүгә бульдозерлар һәм үзбушаткычлар җәлеп ителгән.
 
Кичә биредә ике сәгатьтән артык Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ка-32 вертолеты эшләде. Ул чүп-чар өеменә биш тоннага якын су сипте.
 
Бүген иртән ул су сибү өчен тагын һавага күтәрелде. Хәзерге вакытта урында 5 янгын сүндерү машинасы, 14 үзбушаткыч, 3 трактор һәм 4 бульдозер эшли. Янгынны сүндерү өчен 70 кеше җәлеп ителгән. 

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X