26 июль 2022 яңалыклары
-
Терлек азыгы хәзерләү - авыл хуҗалыгы тармагында кызу чор
Чөнки хуҗалыкларның кереме бүген әзерләнгән азыкның сыйфатына бәйле булачак.
-
Ак Барс Банк ТР Дәүләт хезмәтләре картасы буенча 10% күләмендә кешбэк күчерәчәк
Ак Барс Банк яңа клиентлар өчен зур күләмле акцияне дәвам иттерә – барлык сатып алуларга 10% кешбэк. Бу өлкәдә иң отышлы кешбэкларның берсен ТР Дәүләт хезмәтләре картасы буенча алырга мөмкин. Сәүдә-сервис оешмаларында теләсә нинди товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр өчен 3 ай дәвамында сумнарда арттырылган кешбэк күчеп барачак.
-
26 июль көнне Субаш авылында яшәүче Мария Семенова үзенең туган көнен билгеләп узды
Юбилярны гомер бәйрәме белән Айдар авыл җирлеге башлыгы Рифат Хаҗиев, район социаль яклау бүлеге консультанты Ләйлә Каюмова тәбрик итте. Авылның җыр-моң яратучы әбисен котларга якыннары һәм “Нардуган” керәшен халык ансамбленә йөрүчеләр дә килде.
-
Күкчәдән Закировлар гаиләсе дә бәйгедә катнашырга гариза бирде
Әлеге бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үтә: - «Төзекләндерү буенча иң яхшы авыл җирлеге " - (1, 2, 3 урын); - «Иң матур ишегалды " (1, 2, 3 урын); - "Төзекләндерү буенча иң яхшы предприятие (учреждение, оешма)" (1, 2, 3 урын).
-
Урман бете Татарстанның кайсы районнарына куркыныч тудыра?
Татарстанда урман бете, ягъни талпаннан зыян күрүчеләр саны арта бара.
-
Сатуга яңа китап кайтты
Лилия Гыйбадуллинаның "Рәкыйп Хәмитов. Копчёный" дип исемләнгән китабында Яңа Мусабай авылында туып үсеп 18 тапкыр Чаллы Сабан туе батыры булган малайның көрәш юлы тасвирлана.
-
Юл тәртибен бозучыларны кырыс җәза көтә
агыйдә бозучылар машинасыз калырга мөмкин. 25 июльдән Россиянең Административ хокук бозулар кодексы (КоАП) һәм Җинаятьләр кодексындагы яңа үзгәрешләр гамәлгә керде. Йөртү хокукы булмаган килеш рульгә утырган кешегә моннан ары катырак җаваплылык яный.
-
Яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
Бүген көндез урыны белән яшенле яңгыр көтелә, җил көчәйгәндә секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
-
Чисталык бәйгесендә катнашучыбыз - Рәдиф Шакиров
Чисталык һәм матурлык бәйгесендә катнашучыбыз - Рәдиф Шакиров, Теләче авылыннан.
-
Томат согында помидор тозлау ысулы
Томат согы өчен кирәк булачак: 1 литр су, 1 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 100 грамм 9 процентлы аш серкәсе, 300 грамм томат пастасы, 3 данә хуш исле түгәрәк борыч, 1 данә канәфер бөресе, 5 данә түгәрәк кара борыч.