В республике

Яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Бүген көндез урыны белән яшенле яңгыр көтелә, җил көчәйгәндә секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Татарстан Республикасы башкаласында явым-төшемсез булачак, көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Көндез  синоптиклар + 28 дән +30 градуска кадәр булыр дип фаразлый.

Татарстан буенча сишәмбе һәм чәршәмбе, 26 нчы һәм 27 нче июльдә, һава шартлары сизелерлек үзгәрмәячәк. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-yashenle-yagyr-m-kchle-il-ktel

Фото: интернеттан


Нет комментариев