26 август 2016 яңалыклары
-
27 август көнне район мәдәният йортында Әтнә дәүләт театры спектакль куячак. Керү ирекле
27 август көнне район мәдәният йортында Әтнә дәүләт театры Хәй Вахитның "Ике килен килендәш" спектаклен күрсәтәчәк. Спектакль 19.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.
-
27 август көнне Теләче авылында Республика көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы үткәреләчәк
27 август көнне Теләче авылында Республика көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы үткәреләчәк. Программада спорт уеннары, балалар өчен аттракционнар, "Нәни чибәркәй" бәйгесе үткәрү, район үзешчәннәре чыгышы каралган. Болардан тыш, бәйрәмдә күргәзмәләр дә эшләячәк. Башлана 16.00 сәгатьтә.
-
24 августка район буенча урып-җыюда алдынгы игенче-механизаторлар исемлеге
Районда урып-җыю эшләре төгәлләнү алдында. Басу-кырларда игеннәрнең соңгы гектарларын җыеп алу өчен чын мәгънәсендә көрәш бара. Аяз көннәр торганда һәр минутның кадерен белергә тырышалар игенчеләр. Соңгы өч көндә түбәндәге механизаторлар урак батырлары булып танылдылар. Сугуда 1 урында - Васил Марат улы Вәгыйзов - җаваплылыгы чикләнгән "Теләче Агро" ширкәтеннән; 2 урында...
-
Районыбызның Иске Җөри һәм Олы Нырсы урта мәктәпләренә “Форд ТРАНЗИТ” автомобильләре тапшырылды
19 август көнне Лаеш шәһәрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе булып үтте. Анда районыбызның Иске Җөри һәм Олы Нырсы урта мәктәпләренә "Форд ТРАНЗИТ" автомобильләре тапшырылды.
-
Алабуга шәһәрендә яшүсмерләр арасында узган футбол ярышларында Теләче җыелмасы беренче өчлеккә керде
22 - 24 август көннәрендә Алабуга шәһәрендә яшүсмерләр арасында футбол буенча кече шәһәрләр һәм районнар арасында Татарстан бренчелегенең финал уеннары узды. Финалда зона турларында җиңү яулаган 6 команда, шул исәптән Теләче районы җыелма командасы да катнашты. Безнең район данын балаларга белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Артур...
-
Бүген, 26 август көнне, Террорга каршы комиссиянең чираттагы утырышы булып узды
Бүген, 26 август көнне, район хакимияте бинасының утырышлар залында Террорга каршы комиссиянең чираттагы утырышы булып узды. Утырышта комиссия әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары һәм чакырылган кешеләр катнашты. Утырышта Россия Федерациясе Эчке Эшләр министрлыгының Теләче бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе Айдар Тимерханов, муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин, МБУ "Хозяйственная эксплуатационная контора" җитәкчесе Илдар...
-
В Тюлячинской ЦРБ прошел межведомственный семинар, посвященный тематике профилактики наркотизации населения и формирования здорового образа жизни
Вопросы профилактики наркотизации населения и формирование здорового образа жизни в приоритете в Тюлячинском районе. В соответствии с планом работы Министерства здравоохранения Республики Татарстан на 2016 год, а также в целях подготовки медицинских работников и специалистов других ведомств по вопросам формирования здорового образа жизни, в ГАУЗ «Тюлячинская ЦРБ» прошел межведомственный семинар-совещание...