Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бүген, 26 август көнне, Террорга каршы комиссиянең чираттагы утырышы булып узды

Бүген, 26 август көнне, район хакимияте бинасының утырышлар залында Террорга каршы комиссиянең чираттагы утырышы булып узды. Утырышта комиссия әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары һәм чакырылган кешеләр катнашты. Утырышта Россия Федерациясе Эчке Эшләр министрлыгының Теләче бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе Айдар Тимерханов, муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин, МБУ "Хозяйственная эксплуатационная контора" җитәкчесе Илдар...

Бүген, 26 август көнне, район хакимияте бинасының утырышлар залында Террорга каршы комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.

Утырышта комиссия әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары һәм чакырылган кешеләр катнашты.

Утырышта Россия Федерациясе Эчке Эшләр министрлыгының Теләче бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе Айдар Тимерханов, муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин, МБУ "Хозяйственная эксплуатационная контора" җитәкчесе Илдар Мараков, Россия Федерациясе Эчке Эшләр министрлыгының Теләче бүлеге хезмәткәре Илнур Сөнгатуллин, Теләче мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова чыгыш ясадылар.

Утырышны муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов алып барды.

Утырышта шулай ук алга таба Теләче районында террорчылык куркынычын булдырмау өчен күрелергә тиешле чаралар турында сөйләшү булды, план төзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев