28 октябрь 2016 яңалыклары
-
Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында "Сөмбелә" һәм "Көзге кафе" бәйрәмнәре үтте
Элек заманнарда да көз җитеп, игеннәрне җыеп алгач, халкыбыз "Сөмбелә" бәйрәмнәре үткәрә торган булган. Бу инде чын мәгънәсендә елның иң кадерле бәйрәме-уңыш бәйрәме дип аталган. Бу бәйрәмдә икмәкне, игенче хезмәтен зурлаганнар, мактап җырлар җырлаганнар. 12 нче октябь көнне шушы уңайдан Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасының уртанчылар төркемендә "Сөмбелә" бәйрәме...
-
22 һәм 28 октябрь көннәрендә Баландыш төп мәктәбендә "Уңыш бәйрәме" үтте
Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә 22 нче октябрь көнне урта сыйныфлар , ә 28 нче октябрь көнне башлангыч сыйныфлар, һәркемгә шатлыклы булган бәйрәмнәрнең берсе -"Уңыш бәйрәменә"җыелдылар. Ул - һәркемгә муллык китерүче, игеннәр, яшелчәләр җыелып беткәч уздырыла торган зур бәйрәм. Бәйрәмдә укучылар ике командага бүленеп көч сынашты. Балалар төрле сынауларны...
-
Баласына этил спирты эчергән хатынның бер кызы – вафат, ике улы – приютта
Алексеевск районының Ялкын авылында яшәүче 29 яшьлек Римма Черчесова кеше ышанмаслык җинаять кыла. Июль аенда туган баласының ризыгына ул ике ай буе спирт кушып бирә. Этил спирты белән агуланып, ана назының ни икәнен дә тоярга өлгермәгән сабыйның йөрәге туктый... Табиблар нарасыйның баш мие һәм үпкәләре кабаруын ачыклый. Малайның канында 40...
-
Районда баручы төзелеш һәм төзекләндерү эшләре турында
Республика программасы нигезендә Теләчедә 15 балага исәпләнгән, спорт залы булган башлангыч мәктәп бинасы, федераль программа белән Үзәк бистәсендә 200 тамашачыны сыйдырышлы мәдәният йорты төзелеп килә. Алар ел азагында файдалануга тапшырылачак. Караширмә авылы халкы мондый бәхеткә тиенде инде. Биредә санаулы айлар эчендә бер түбә астына кертелеп 50 урынга исәпләнгән клуб, балалар...
-
Танылган җырчы Алсу Фазлыева белән әңгәмә (+клип)
Татар эстрадасында танылган дуэт Алсу һәм Азат Фазлыевлар сәнгатькә шөгыль итеп кенә карамый, иҗат - аларның төп эше, гомерлек юлдашы. Җырлы гаилә тәүлек әйләнәсе иҗатта, дисәк тә ялгыш булмас. Фазлыевлар яңа җырлар иҗат итү, репертуар туплау, клип чыгару, яңалык кертүгә зур игътибар һәм көч сарыф итә. Клип дигәннән, шушы арада...
-
Казан зоопаркы халыктан бушлай кабак кабул итә
Казан зоопаркы халыктан бушлай кабак кабул итәргә әзер дип хәбәр ителә зооботаника бакчасы сайтында. "Әгәр кабак уңышыгыз мул булган икән, без кабул итәргә әзер. Алар Хеллоуин бәйрәмен бизиячәк", - диелгән хәбәрдә. Бәйрәмнән соң ул кабакларны җәнлекләргә ашатачаклар. Татар-информ
-
"Халык контроле" сайтына кереп коррупция фактлары, закон бозулар, ялган алкоголь һ.б. турында хәбәр итәргә мөмкин
Хөрмәтле райондашлар! Сез дәүләт порталында урын алган "Халык контроле" сайтына (https://uslugi.tatarstan.ru/open-gov) кереп, шәхси хуҗалыклардан сатып алынучы сөт бәяләре, экстремизм, милли һәм динара конфликтлар, законсыз рәвештә җитештерелгән алкоголь продукциясе турында һәм коррупциягә каршы көрәш юнәлешендәге уй-фикерләрегезне, хәбәрләрегезне җиткерә аласыз. Битараф булмагыз, тормышыбыздагы тискәре күренешләргә карата бергәләп көрәшик!
-
«Ак Барс» рәттән өченче тапкыр җиңү яулады
Кичә КХЛ чемпионатының чираттагы матчында "Ак Барс" Ханты-Мансийскиның "Югра" командасын кабул итте һәм 4:1 исәбе белән җиңде. 28 матчтан соң Казан командасы 55 очко белән "Көнчыгыш" конференциясендә беренче урынны били. "Барслар" чираттагы уенны иртәгә Екатеринбургның "Автомобилист" командасына каршы үткәрәчәк. «Ак Барс» - «Югра» (Ханты-Мансийск) - 4:1 (3:0, 1:0, 0:1). Алкаларны...
-
Татарстанда кырда эшләгән комбайн яна башлаган
27 окнябрь көнне көндез бердәм диспетчерлык хезмәтенең 112 номерына Кайбыч районында комбайн яна башлавы турында хәбәр килде дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Һәлакәт урынына иң якын янгын часте 15 километр ераклыкта булган, әмма коткаручылар 23 минутта килеп янгынны сүндергәннәр. Янгын аркасында...