Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Танылган җырчы Алсу Фазлыева белән әңгәмә (+клип)

Татар эстрадасында танылган дуэт Алсу һәм Азат Фазлыевлар сәнгатькә шөгыль итеп кенә карамый, иҗат - аларның төп эше, гомерлек юлдашы. Җырлы гаилә тәүлек әйләнәсе иҗатта, дисәк тә ялгыш булмас. Фазлыевлар яңа җырлар иҗат итү, репертуар туплау, клип чыгару, яңалык кертүгә зур игътибар һәм көч сарыф итә. Клип дигәннән, шушы арада...

Татар эстрадасында танылган дуэт Алсу һәм Азат Фазлыевлар сәнгатькә шөгыль итеп кенә карамый, иҗат - аларның төп эше, гомерлек юлдашы. Җырлы гаилә тәүлек әйләнәсе иҗатта, дисәк тә ялгыш булмас. Фазлыевлар яңа җырлар иҗат итү, репертуар туплау, клип чыгару, яңалык кертүгә зур игътибар һәм көч сарыф итә. Клип дигәннән, шушы арада аларның "Гөрләп кирәк яшәргә" исемле җырларына төшерелгән клибы дөнья күрде.


- Алсу, клипны тамашачыга көттереп кенә тәкъдим иттегез. Иң кызыклы күренешләрдән торган видеоролик күпләрдә кызыксыну уятты. Сюжеты, чынлап та, кызыклы, мавыктыргыч. Идеясе каян барлыкка килде?


- Клип Казанда тәкъдим ителгән концертыбызның сюжетына нигезләнде. Кызганычка, концертны тамашачыларның бер өлеше генә күрә алды, шуңа күрә аны клипта чагылдырасы килде. Клипның сценарий авторы, режиссеры - Замирә Рәҗәпова. Артистларны да безгә туры китереп Замирә сайлады. Дөрес, Зөфәр Харисов белән эшләү тәҗрибәсе бар, ул безнең концертта катнашкан иде.


- Татарстанның халык артисты, Г.Камал театры артисты Фирая апа Әкбәрова белән эшләве ничек булды?


- Фирая апа белән Зөфәр абый безнең яшь чакны уйнады. Фирая апа мине күрүгә: "Син бит минем яшь чагым!" - диде. Ул миндә үзен күрде, мин дә охшаш якларыбызны таптым. Фирая апа да, Зөфәр абый да эшкә бик җаваплы карады. Хәтта безгә караганда да ныграк әзерләнеп килгәннәр. Бик матур, тату эшләдек. Клипны Казанның Салмачы бистәсендә төшердек. Сценарий буенча барыбыз да суга керергә тиеш булгач, көннең җылы булуы мөһим иде. Ә икенче көнне кинәт суытты. Аллага шөкер, безгә матур көн насыйп итте.


- Быел барлыгы ничә клип төшердегез?


- Өч клип төшердек. Берсе - Балтач районы Байлар Сәрдегәне авылына багышланган клип. Ул шул авылда туып үскән иганәчеләр ярдәме белән төшерелде. Икенче клибыбыз - "Гөрләп кирәк яшәргә" һәм өченчесе - "Без кабызган сөю" җырына. Соңгысы туган ягым Балтачта төшерелде. Анда катнашучылар - махсус белдерү буенча килгән кешеләр. Бик кызыклы килеп чыкты. Клипны язга чыгарырга планлаштырабыз.


- Хәзерге вакытта Татарстан һәм Башкортстан буйлап гастрольләрдә йөрисез. Казан тамашачысына яңа программа әзерлисезме?


- Казандагы концертыбыз быел яз көне узган иде. Без концертны ел саен түгел, ә ике елга бер тапкыр куярга дигән фикердә. Минемчә, тамаша уйланып эшләнелгән һәм халыкка кызык булырга тиеш. Яңа программага яңа идеяләр туплыйбыз.

Эльвира ШАКИРОВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев