29 июнь 2018 яңалыклары
-
Токиода чыккан Коръән китабын Япония принцессасы Казанда күргән
Токиода чыккан Коръән китабын Япония принцессасы Хисако Такамадо Казанда күргән. Бу хакта бүген IT-паркта Дөнья чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә "Казан Кремле" Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева хәбәр итте.
-
Татарстанда 33 градуска кадәр җылы булачак
Татарстанда алдагы көннәрдә 33 градус җылы булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Фирдүс Тямаев улын туган көне белән котлый: ни өчен ул аны чемоданга тыккан?
Фирдүс Тямаевның олы улы Раянның туган көне. Аңа бүген 4 яшь тулган. Әтисе улына изге теләкләрен теләп, Инстаграмда кызыклы хатирәләрен барлап язган.
-
Табибларның эше артачак
Пенсия реформасына бәйле рәвештә, ак халат ияләре халыкны өлкән яшьтә дә актив тормыш алып бару серләренә төшендерәчәк. Кыскасы, хәрәкәттә – бәрәкәт. Илнең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова сүзләренә караганда, пенсия яшен арттыру актив тормыш алып бару чорының озынаюына да китерәчәк.
-
Район газетасына язылып, шикәр комына ия бул!
Ямьле җәй аена да аяк бастык. Озакламый җиләк–җимешләр өлгерер, кайнатмалар ясар вакыт җитә. Кайнатма ясау өчен бушлай шикәр комына ия буласыгыз килсә, “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге үткәргән бәйгедә катнашырга ашыгыгыз! Бәйгенең шарты нигезендә, “Теләче” газетасына 6 айга язылырга кирәк.
-
Яшел Үзән районында яшен вакытында ток бәреп дүрт сыер һәм сигез сарык үлгән
Көчле җил һәм яшен вакытында Яшел Үзәннең Олы Яке авылында багананы яшен суккан. Гөнаһ шомлыгына каршы, бу вакытта авыл көтүе кайта торган булган.