29 июль 2019 яңалыклары
-
Гөмбәле җәй саташтыра
Казанда яшәүче танышыбыз Артур Сәгъдиевнең бу көннәрдә кызу “урак өсте”. Җәйге ялының беренче көненнән үк гөмбә җыю белән мәшгуль ул. “Әле кичә генә Биектау районының Әлдермеш авылы тирәсеннән майлы гөмбә белән әтәч гөмбәсе җыеп кайттык. Сәгать ярым эчендә ике чиләк тутырдык. Быел гөмбәнең күплеге!” – дип сөенә Артур.
-
Ике Салават та хатыннарына бер үк бүләк бирәме?
28 июль, халык артисты Салават Фәтхетдинов һәм татар эстрадасының популяр җырчысы Салават Миңнеханов хатыннарының туган көннәре. Алар икесе дә әлеге истәлекле көндә тормыш иптәшләренә җыр багышлый.
-
Очкыч пилоты, Камада матраска утырган ике кызны күреп, коткаручылар чакырткан
Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре ярдан 2,5 чакрым эчтә ике кызны табып, көймәгә утырткан һәм яр буена алып чыккан.
-
Татарстан егете го буенча Европа чемпионы булды
Ярышлар 21-28 июль көннәрендә Брюссельдә (Бельгия) узды.
-
По всей республике проходят пикеты, более 1000 волонтеров знакомят татарстанцев с программой и кандидатами «Единой России»
В ходе избирательной кампании татарстанская «Единая Россия» ставит перед собой задачу дать возможность жителям познакомиться с Программой партии, с каждым кандидатом.
-
Марат Әхмәтов: Татарстан Президенты призына комбайнчылар бәйгесе игълан иттек
«Урып-җыю кампаниясендә комбайнчылардан күп нәрсә тора», - диде министр.