Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Гөмбәле җәй саташтыра

Казанда яшәүче танышыбыз Артур Сәгъдиевнең бу көннәрдә кызу “урак өсте”. Җәйге ялының беренче көненнән үк гөмбә җыю белән мәшгуль ул. “Әле кичә генә Биектау районының Әлдермеш авылы тирәсеннән майлы гөмбә белән әтәч гөмбәсе җыеп кайттык. Сәгать ярым эчендә ике чиләк тутырдык. Быел гөмбәнең күплеге!” – дип сөенә Артур.

Быелгы җәй челләләре белән әллә ни интектермәде, яңгырын да мулдан яудырды. Нәтиҗәдә Татарстанда гөмбә сезоны да гадәт­тәге­дән иртәрәк башланды. Артурның сүзләренә караганда, республи­каның күп кенә гөмбәчеләре июнь уртасында ук “ау”га чыккан. “Иң беренчеләрдән булып каен гөмбә­се, баллы гөмбә күренә башлады. Аларны сентябрьгә кадәр җыярга була әле. Минем аларга әллә ни исем китми. Майлы гөмбә белән әтәч гөмбәсенә өстенлек бирәм. Шуңа күрә мин гөмбәгә яңарак кына йөри башладым”, – ди ул.

Баксаң, республиканың төрле почмагына сибелгән гөмбә “җен”е кагылганнар бүген үзара тыгыз элем­тәдә тора икән. “Ватсап”, “ВКонтакте” челтәрләрендә махсус төрке­мебез бар. Анда үзебез җый­ган уңыш белән мактанышабыз, кайда, нинди гөмбә барлыгын әйтәбез. Таныш булмаган гөмбә очраса, киңәш сорап, фотосын да юллыйбыз”, – ди Артур.

Танышымның соңгы сүзләрен белгечләр ишетсә, бертавыштан: “Таныш булмаган гөмбәне бөтен­ләй читләп үтәргә кирәк”, – дияр иде, мөгаен. Ник дигәндә, гөмбә җыю аянычлы тәмамланмасын өчен, иң беренче чиратта, нәкъ менә шушы киңәшне истә тотарга куша алар. Табиб-терапевт Венера Ибраһимова сүзләренә караганда, бүген халыкка билгеле булган 4 меңләп төр гөмбәнең нибары 400 төрен генә ашарга ярый. “Юл буенда, завод, сәнәгать оешмасы тирә­сендә үскән гөмбәләрне җыярга ярамый, дисәм, яңалык ачмам. Алар бу тирәдәге бөтен агулы матдә­ләр­не үзенә сеңдергән була. Шуңа күрә гөмбәнең ашарга яраклы ди­гәне дә агулыга әверелергә мөм­кин”, – ди табиб. Баксаң, гөмбә­дә зарарлы радионуклидлар кү­лә­ме аның тирә­сендәге туфрак, су һәм агачларга караганда күбрәк икән. Зарарлы матдәләрнең төп өлеше гөмбәнең эшләпәсендә туплана.

 

Агулы гөмбә эләккән организмда нинди билгеләр күзәтелә соң? “Агулану билгеләре нинди гөмбәне күпме ашауга, зыян күрүченең ничә яшьтә, нинди авырлыкта һәм сәламәтлегенең нинди хәлдә булуына бәйле, – ди Венера Ибраһи­мо­ва. – Иммунитетың ничек кенә нык булмасын, организмга кергән агулы матдәләрне ул үзе генә җиңә алмый. Шуңа күрә гөмбә ашаганнан соң хәлегез кинәт начараеп китсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк”. Табиб сүзләренә караганда, организмның агулану билгеләре агулы гөмбә ашаганнан соң бер тәүлек дәвамында сизелә башлый. Кеше укшый, башы әйләнә, коса, эче авырта, эч китә. Катлаулырак очракларда аяк-кул хәрәкәтләре үзгәрә, көзән җыера, кеше саташа, аңын югалта.

“Әйткәнемчә, агулануның төп билгеләре нигездә нинди агулы гөмбә ашауга бәйле. Әйтик, чебен гөмбәсе ашаган кеше, алда санап киткән билгеләрдән тыш, бик нык саташа башларга, хәтта үз-үзен белештермәскә дә мөмкин. Томсык гөмбә белән агулануның беренче билгесе исә дәвамлы эч китү, тәүлегенә 20шәр тапкыр бәдрәф юлын таптаудан гыйбарәт. Мондый халәт организмның сусызлануы һәм, ахыр чиктә, үлемгә китерүе белән куркыныч”, – ди табиб. Агулы гөмбәдәге матдәләр кешенең бавырын һәм бөерен тарката башлый, баш мие һәм йөрәк эшчәнлеген боза. Агуланганда кешенең кан басымы төшәргә, тән тиресе һәм лайлалы тышча саргаерга (сары авыруы), сулыш алу кыенлашырга мөмкин.

Гөмбә ашаганнан соң хәл начарланса, кичекмәстән табиб чакыртырга кирәк. “Ашыгыч ярдәм” килеп җиткәнче, агуланган кешене бер чәй кашыгы сода кушылган кайнаган җылы су эчертеп костырырга кирәк. Болай эшләгәндә ашказаны агулы ризык калдыкларыннан чистарына, агу канга сеңми башлый. Ашказанын юдырганнан соң, агуланган кешегә берничә төймә активлаштырылган күмер эчертеп, тигез йомшак өслеккә яткырырга кирәк.

  • Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре гөмбә сезонында түбәндәге киңәшләрне истән чыгармаска чакыра:
    – таныш булмаган гөмбәне читләп үтегез;
    – кәрҗинегездә картайган, кортлы гөмбәләр булмасын;
    – гөмбәне полиэтилен пакетка җыярга ярамый, моның өчен кәрҗиннән дә яхшысы юк.
    – бүлмә температурасында гөмбәне өч сәгатьтән дә артыграк сак­ларга ярамый;
    – гөмбәне алюмин савыт-сабада сакларга киңәш ителми;
    – ашарга әзерләр алдыннан гөмбә яхшылап чистартылган һәм пешекләнгән булырга тиеш;
    – 14 яшькә кадәрге балаларга гөмбәне бөтенләй ашатырга ярамый;
    – консервланган гөмбәне алты айдан да озаграк сакларга ярамый.

Фото: https://vatantat.ru
https://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев