30 апрель 2018 яңалыклары
-
Фирдүс Тямаев икенче тапкыр әти булды
Фирдүс Тямаев белән Резеда Әхмәтвәлиева гаиләсендә зур сөенче: уллары туган. Икенче тапкыр әти булу бәхетен татыган Фирдүс бу хакта инстаграм аша хәбәр итә. Олы улларына иптәшкә бәби алып кайткан парны чын күңелдән без дә котлыйбыз! Исән-сау, бәхетле һәм игелекле бала булып үссен!
-
"Җырлыйк әле" тапшыруында сөенечле хәбәр бар: бәби туган (ФОТО, ВИДЕО)
ТНВ” каналында чыгучы “Җырлыйк әле” тапшыруын алып баручы Азат һәм Алинә Кәримовлар гаиләсендә сабый туган. Кечкенә кызчыкка бик матур һәм яңгырашлы Гөлмәрьям дип исем кушканнар. Сөенечле хәбәр белән тапшыруның скрипкачысы Динә Закирова уртаклаша.
-
Теләче урта мәктәбе беренче
28 нче апрель көнне “Батыр” спорткомплексында өстәл теннисы буенча 2003-2005 елгы, 2006-2007 елгы, 2008 һәм кечерәк малайлар һәм кызлар арасында район беренчелеге узды. Ярышта барлыгы районның 8 мәктәбеннән 72 укучы катнашты. Команда нәтиҗәләре буенча 1 нче урында Теләче урта мәктәбе, 2 урында Олы Мишә урта мәктәбе, 3 нче урында Шәтке урта мәктәбе.
-
Каргыш
Рәнҗетелгән кешенең догасы чыннан да кабул була, күрәсең.