Теләче Информ

Теләче районы

Язмалар

Каргыш

Рәнҗетелгән кешенең догасы чыннан да кабул була, күрәсең.

.. Беркатлы, җиңел акыллы булган өчен Рәсимәгә “Тинтәк” кушаматы бик иртә тагыла. Беренче сыйныфта ике ел утырганнан соң, ул мәктәпне бөтенләй ташлый. Кул арасына керә башлагач, йортта әти-әнисе кушкан эшләрне ихлас башкара. Колхоз йорт башына бүлеп биргән чөгендер үсентеләрен утаганда да ул башкалардан калышмый. Вакыт үтү белән Рәсимәнең иләс-миләслеге дә онытыла. Авырып урында ятмагач, авылда аның акылы камил булмавын исәпкә дә алмыйлар. 19 яше тулган елны сентябрь аенда кыз яңа гына армиядән кайткан күрше егете Фәнискә кияүгә чыга. Яшь гаилә егетнең әти-әнисендә яши. Уңган киленне биана белән биата үз кызлары кебек күреп ярата.


Ул дәвердә урак эшләре тәмамланса да, ындыр табагындагы мәшәкатьләр декабрь айларына кадәр дәвам итә. Гадәттә, анда хатын-кызлар эшли. Барлык эш кул көче белән башкарыла. Ашлык кул белән әйләндерелә торган җилгәргечләр ярдәмендә тазартыла, сортларга аерыла. Ул веялкаларның һәрберсен дүртәр кеше хезмәтләндерә. Ике хатын бертуктаусыз барабан әйләндерә. Берсе биектә урнашкан җилгәргеч мөшкәсенә чиләк белән иген сала. Дүртенче кеше агач көрәк белән чистартылган ашлыкны алып тора. Хатыннар шулай ук игенне капчыкларга тутыра, аларны күтәреп үлчәүгә сала, атларга яки колхозның бердәнбер машинасына төйи. Рәсимә көн саен шушы авыр эштә кайный.

 

Ындырга килгән, дәүләткә тапшырылган игеннең исәбе, шулай ук хатын-кызларның эше ындыр табагы мөдире, ике бала атасы Галәветдин аганың даими күзәтүе астында була. Аны авылда “Мылтык күз Галәү” дип йөртәләр икән. Хатынының туган тиешле кешесе колхоз рәисе булгач, ул үзен бик эре тота. Үзе баш, үзе түш дигәндәй, ни теләсә шуны эшли. Биредә аның ярдәмчесе дә, каравылчы да юк. Шуның өчен мөдир тәүлек әйләнәсенә диярлек ындыр табагыннан китми. Аның ялгыз хатыннарга битараф түгеллеге дә билгеле була. Беркөнне Рәсимә җилгәр­гечнең биек мөш­кәсенә чиләк белән үрелә-үрелә ашлык салганда өлкән яшьтәге, игътибарлы Мөршидә апа, күреп калып, көтмәгәндә: “Кызлар, карагыз әле, карагыз, көшел өстендәге Мылтык күз баядан бирле Рәсимәне күзәтә”, — ди. “Бәй, ул бит бездән яшь, чибәрлеге дә юк түгел. Аңа карамый, сиңа карасынмыни”, — дип көлешә калганнар.

 

Эштән соң хатыннар, үзләре белән алып килгән чиләкләренә ике-өч кушуч бодай салып, аны яулык яки алъяпкыч белән каплап, өйләренә тарала. Рәсимә дә шулай эшли. Тик ул башкалар белән урамга чыкмый, өйләре якында гына булгач, үз сукмагына таба атлый. Шулчак көтмәгәндә каршысына әлеге мөдир, “мылтык күз” килеп баса. Рәсимәнең беләгеннән чиләген тартып алгач: “Монда нәрсә? Беләсеңме моның өчен сине нәрсә көтә? Ба­шыңны төрмәдә черетәсең килмәсә, әйдә минем будкага кереп сөйләшик, бәлки гафу итәрмен”, — дип, корбанын тарткалый башлый, яшь хатынның түшләренә үрелә, кочакларга тырыша.

 

— Кит, хайван, — дип Рәсимә Галәүне этеп җибәрә һәм чиләген калдырып, торып йөгерә. Бу хакта Рәсимә беркемгә дә сөйләми.

 

Икенче көнне Галәү “ашлык урлаучыны тоттым”, дип милициягә хәбәр итә. Киләләр, тентү ясыйлар. Рәсимәнең каенатасы колхозның сарык фермасында эшләгән була. Тентү вакытында аның узган ел “трудодень”гә алынган ике капчык бодае барлыгы ачыклана. Тентүчеләр ул игенне дә “Рәсимә ындыр табагыннан урлап алып кайткан”, дип протокол төзи. Суд карары катгый — биш ел төрмә.

 

Күрәчәгең булса, каздан да каза күрерсең, дип, халык белеп әйткән. Бала тудырырга да өлгермәгән яшь хатын сәгатенә, минутына кадәр дигәндәй, билгеләнгән срокны тутыра. Даими хатлашып торган ире хатынын шатланып каршы ала. Егетнең әти-әнисе дә яраткан киленнәрен сагынып көткән була. Кызганычка каршы, шатлыклы минутлар озакка бармый. Рәсимә төрмәдән куркыныч йогышлы чир — үпкә туберкулезы алып кайткан була. Ике-өч айдан йогышлы авыру аның каенанасына, шуннан каенатасына ябыша. Алар бер-бер артлы гүр иясе була. Әлеге каһәрле зәхмәт бераздан ире Фәнискә дә кагыла. Ул көннән-көн хәлсезләнеп, урынга егыла һәм алты ай дигәндә якты дөнья белән хушлаша. Рәсимә үзе озак интегә. Сулыш алалмый сыкранып ятканда ул еш кына “Мылтык күз” Галәүгә рәнҗи, “минем кебек интегеп, тончыгып үлсә ярар иде”, дип каргый.

 

Авыруның догасы да, каргышы да үз иясен тиз таба, диюләре дөрестер, күрәсең. Рәсимәнең кырыгын укытканда авылда “Галәветдин үлгән”, дигән хәбәр тарала. Ни сәбәпле үлүен ачыклау өчен мәетне район дәваханәсенә илткән булалар. Табиблар куйган диагноз буенча, Галәветдин ашлык өстендә йоклаган. Уянгач, авыз белән кинәт сулыш алганда тын юлына өч бөртек бодай кергән булган.
 

Минҗан ЗАРИПОВ
Чыганак: Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев