Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

120 ел яшим дисәң… Солы белән дәвалан.

Солы ярмасы төнәтмәсе йөрәк-кан тамырлары һәм нерв система­сына уңай йогынты ясый, организмда матдәләр алмашын яхшырта. Яңа со­лы саламыннан әзерлән­гән ваннаны ревматизм, буыннар авыртуын дәвалау өчен кулланалар. Аяклар тирләгәндә солы саламы белән имән кайрысын ку­шып ясалган кайнатмадан ванна ясыйлар. Яшел солының спиртлы төнәтмәсен хәлсезләнгәндә, акыл хезмәтеннән арыганда, неврастениядән һәм йокысызлыктан кулланалар....

Солы ярмасы төнәтмәсе йөрәк-кан тамырлары һәм нерв система­сына уңай йогынты ясый, организмда матдәләр алмашын яхшырта. Яңа со­лы саламыннан әзерлән­гән ваннаны ревматизм, буыннар авыртуын дәвалау өчен кулланалар. Аяклар тирләгәндә солы саламы белән имән кайрысын ку­шып ясалган кайнатмадан ванна ясыйлар.

Яшел солының спиртлы төнәтмәсен хәлсезләнгәндә, акыл хезмәтеннән арыганда, неврастениядән һәм йокысызлыктан кулланалар.

Дәвалану өчен чистар­тылмаган солы ярмасы, со­лы орлыгыннан әзерләнгән он, шулай ук солы саламы кулланыла.

Ашказаны-эчәк авырулары булганда: 1 стакан солыны 6-8 мәртәбә юар­га, шуңа 2 стакан су салып кайнатырга. Су яртылаш кайнап беткәч, 2 аш кашы­гы бал салып, тагын берничә минут кайнатырга. Катнашманы көн­гә 2-3 мәртәбә ашар алдыннан эчәргә.

Диабеттан: 100 г солы орлыгына 3 стакан кайнар су салып, 8 сәгать төнәтәләр. Көнгә 3-4 мәртәбә ярты­шар стакан эчәләр.

Бөер һәм сидек куыгы авыртканда: бер стакан солы ярмасына 1 л кайнар су салып кайнатырга, суның яртысы кайнап бетәргә тиеш, аннан сөзәргә кирәк. Шуңа 2 стакан сөт өстәп, 20 минут кайнатырга. Көнгә 3 мәртәбә, ашар алдыннан 1әр стакан эчәргә.

Буыннарга тоз утырганда һәм авыртканда: аш кашыгы солы орлыгын 1 л кайнар суга салып, 2 сә­гать тотарга, аннан сөзәргә. Әлеге төнәтмәне бер ай буе көнгә 3 мәр­тәбә, ашарга 30 минут кала яртышар стакан эчәргә.

Склероздан: 1 стакан солы ярма­сына 1 литр кайнар су салып кайна­тырга. Күләме яртылаш кимегәч, сө­зәргә һәм шуңа 2 стакан сөт өстәр­гә. Көнгә 3 мәртәбә, ашар алдыннан 1 стакан эчәргә.

Тәмәке тартуны ташлау өчен: аш кашыгы солыны 1 стакан кайнар су салып, 2 мәртәбә кайнатып чы­гарырга. 1 сәгать төнәтергә, аннан сөзәргә. Көнгә 4-5 мәртәбә стакан­ның 1/4 өлеше күләмендә төнәтмә­не 3-4 атна эчәргә.

Кешеләрнең солы белән туклануы турында борынгы Рим табибы Гален язган. Диоскорит солы ярмасын - компресс кую өчен, лайлалы сыекчасын ютәлдән, боткасын эч китүдән кулланырга тәкдим иткән. Гипократ солыны чәй эчкән кебек эчәргә киңәш биргән. Атаклы француз галиме Жан Де С. Катерин солыдан төнәтмә ясап эчкән. Ул ел саен 2 атна дәвамында төшке ашка кадәр һәм төшке аштан соң 3 сәгать үткәч 2 стакан солы төнәтмәсе эчкән. Ул 120 ел яшәгән.

Гөлсинә СӘЛАХОВА, биология фәннәре кандидаты

//www.igelek.ru//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев