Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Ангинадан – канәфер (КИҢӘШ)

Салкын тигәндә Иртән 2 канәфер бөресен төеп, бер чәй кашыгы балга кушалар да, кәнфит кебек суыралар. Төшке аш алдыннан кабатлыйлар. Болай дәвалану авыз куышлыгындагы патоген микрофлораны зарарсызландыра. Ютәл интектергәндә, 2 канәфер бөресен 150 мл кайнар суда 10 минут төнәтәләр. Җылытып, вак йотымлап эчәләр. Канәфер "чәе" какырык бүленеп чыгуны җиңеләйтә, карлыгуны...

Салкын тигәндә
Иртән 2 канәфер бөресен төеп, бер чәй кашыгы балга кушалар да, кәнфит кебек суыралар. Төшке аш алдыннан кабатлыйлар. Болай дәвалану авыз куышлыгындагы патоген микрофлораны зарарсызландыра. Ютәл интектергәндә, 2 канәфер бөресен 150 мл кайнар суда 10 минут төнәтәләр. Җылытып, вак йотымлап эчәләр. Канәфер "чәе" какырык бүленеп чыгуны җиңеләйтә, карлыгуны бетерә, температураны һәм югары кан басымын төшерә.


Ангинадан - канәфер

5 канәфер кадагын төеп, 1 стакан кайнар сөткә салалар да, бераз суыткач, һәр йотымны озаклап авызда тотып, эчеп бетерәләр. Яисә 10 данә канәферне 250 мл кайнар суга салып, төнәтәләр һәм шуның белән көненә 4 тапкыр авызны чайкыйлар. Зарарлы бактерияләрне юк итү өчен, 1 канәфер кадагын кәнфит кебек суырырга кирәк, бүленеп чыккан селәгәйне йота баралар, туйдыргач, канәферне чәйнәп йоталар - ул эчтәге суалчаннарны да үтерә.

https://vk.com/madani_zhomga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев