Арканың дәвалауга мохтаҗ икәнлеген каян белергә?
Башта билдәге авырту үзеннән-үзе бетеп китәргә мөмкин. Тик аннары начар симптомнар ешрак кабатлана, арка бик тиз арый, куллар һәм аяклар ойый - авыру азган очракта нәкъ шундый хәл күзәтелә. Шуннан соң протрузия, умыртка арасындагы бүсер, эшкә сәләтсезлек һәм... операция өстәленә ятарга да ерак калмый. Әгәр аркагыз авырта икән, моны һич...
Башта билдәге авырту үзеннән-үзе бетеп китәргә мөмкин. Тик аннары начар симптомнар ешрак кабатлана, арка бик тиз арый, куллар һәм аяклар ойый - авыру азган очракта нәкъ шундый хәл күзәтелә. Шуннан соң протрузия, умыртка арасындагы бүсер, эшкә сәләтсезлек һәм... операция өстәленә ятарга да ерак калмый. Әгәр аркагыз авырта икән, моны һич тә игътибарсыз калдырырга ярамый. Бу чир шунысы белән куркыныч: ул, әйтерсең лә, организмны эчтән ашый. Умыртка баганасында арка мие урнашкан, аның тирәсеннән вегетатив нерв чылбыры уза, ул барлык эчке органнар, эндокрин бизләрнең эшчәнлеген җайга сала. Борынгы заманнарда пациентны дәвалый башлар алдыннан, иң беренче эш итеп капшап караганннар - һәр умыртка сөягенә «суккалап», чирнең сәбәбе кайда яшеренеп ятуын ачыклаганнар.
Умырткалык чиренең бөер, бавыр, ашказаны эшчәнлегенә тискәре йогынты ясавы, хәтта тулаем организмның гармониясен бозуы ихтимал. Бу, беренче карашка, умыртка баганасы белән бөтенләй дә бәйле булмаган авыруларның баш калкытуына китерергә мөмкин.
Шунлыктан аркада авырту сизәсез икән, тиз арада чарасын күрергә кирәк!
Тест
Сезнең белән мондый хәлләр күзәтелгәне бармы:
► баш авыртуы баш әйләнү белән чиратлаша;
► урыннан торганда, муен яки арка авырта;
► кулларны югары күтәрүе һәм өскә күтәргән хәлдә тотып торуы кыен;
► тирән итеп сулыш алу калак сөяге арасында уңайсызлык тудыра;
► авырту кулга яки аякка бәрә;
► арка авыртмаса да, иелүе яки тураюы кыен;
► билдә авырлык сизелә;
► арка, аяк яки кул чымырдый;
► куллар яки аяклар ойый;
► бил мускуллары үзләрен «иркен тотмый»;
► йоклаганда да «тугарылып» ял итә алмау.
Әгәр һичьюгы ике сорауга гына булса да «әйе» дип җавап бирсәгез, табибка күренергә һәм арканы дәвалый башларга кирәк.
Чирнең сәбәпләре
Барыннан да элек, бу:
- утырып эшләү.
- авыр әйберләр күтәрү.
- артык авырлык.
- сколиоз.
- даими стресслар. Мондый хәлнең булуы мөмкинме? Стресслар авыруның баш калкытуына китерә аламы? Әйе. Бу бигрәк тә арка остеохондрозы өчен хас. Эш шунда ки, муен өлешендә умырткалык белән янәшә баш миен кан белән тәэмин итә торган артерияләр уза. Умыртка арасындагы дискларның урыныннан күчүе аларны кыса һәм баш авырта, әйләнә башлый. Бу тиз кызып китү, депрессия, юктан гына борчылуга китерә. Муен мускуллары киеренке хәлгә килә, даими авыртулар - депрессия, ә депрессия начар хис- тойгыларга сәбәп була.
Остеохондроз авыруының башлануына кешенең кәефе дә йогынты ясарга, әйтик, пессимистлар оптимистларга караганда ешрак чирләргә мөмкин. Үзеннән, әйләнә-тирәдәгеләрдән, бу дөньяда үз урыныннан канәгать булмаган кешеләр ирексездән саклану юлына баса: аның аркасы бөкрәйгән, башы түбән иелгән. Шул рәвешле, сын-гәүдә дөрес формалашмый, аннары ул ныгып, скелетның формасын үзгәртә. Тиздән остеохондроз «ишек кагасын» көт тә тор.
Үзегездә умыртка баганасы авырту билгеләрен сизәсез икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез, үзлегегездән дәваланмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев