Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бакчачы киңәше: яңгыр бәрәңгегә зыянлымы, төбенә кайчан өяргә, өстәмә ашлау кирәкме?

Күбебез майда бәрәңгене салкын җиргә күмеп куя, тишелеп чыкканда бер кат тырмалый, төбен бер тапкыр өя дә, вәссәлам. Кайберәүләр исә тырмалап, өеп торуны да кирәк санамый, икенче икмәк язмышын Ходай кулына гына тапшыра. Әмма болай да «кунак»ка әйләнгән бәрәңгегә бу гына җитми. Аны үз вакытында комплекслы ашламалар белән дә ашларга...

Күбебез майда бәрәңгене салкын җиргә күмеп куя, тишелеп чыкканда бер кат тырмалый, төбен бер тапкыр өя дә, вәссәлам. Кайберәүләр исә тырмалап, өеп торуны да кирәк санамый, икенче икмәк язмышын Ходай кулына гына тапшыра. Әмма болай да «кунак»ка әйләнгән бәрәңгегә бу гына җитми. Аны үз вакытында комплекслы ашламалар белән дә ашларга кирәк. Әтнә районы Олы Мәңгәр авылы егете, һәвәскәр бакчасы Нияз Сабирҗанов шул фикердә.

- Июнь ахыры - июль башы бәрәңгедә бик актив үсеш (вегетация) вакыты булу белән үзенчәлекле. Ул шушы вакытта өстәмә тукландыруга мохтаҗ. Чөнки бу вакытта аның тамыр системасы нык үсеш алмаган була, ул көздән һәм яздан кертелгән ашламаларны тулысы белән үзләштерә алмый. Дөрес, быел, башка җиләк-җимешләрдән аермалы буларак, бәрәңгедә үсеш бары 3-5 көнгә генә артта бара. Әйтик, җир җиләгендә, баланда, гөлҗимештә 15-25 көнгә соңга калу күзәтелә! Мисал өчен, 2014 елда Рамазан ае кергәнче чиләк-чиләк җир җиләге җыеп кайнатып куйган идек инде. Ә быел ул июнь ахырында да шау чәчәктә! Башка елларда балан майның өченче ункөнлеге - июньнең беренче ункөнлегендә чәчәк ата иде. Быел ул да соңга калды.

Бәрәңге өчен төбен өю дә бик кирәк. Кичә-бүген яуган яңгырларга кадәр, бәрәңге төбен җеренче кат өйгән булсагыз, оттырмассыз.

Чәчәк атканчы икенче икмәкне ашларга кирәк, ди бакчачы. Моның өчен йә комплекслы минераль ашлама, йә утын (салам, печән) көле әйбәт.

-Ашлама - бер сутый җиргә бер кило исәбеннән кертелә. Утын көлен җиргә күпме сибүдән дә зыян юк. Әгәр бәрәңге озак саклансын, авыруларга каршы торсын һәм нитрат күләме ким булсын дисәгез, калийлы ашламаларны да өстәгез. Әмма хлорлы калий алмагыз, бәрәңге хлор белән дус түгел, - ди ул.

Бәрәңгенең эре булуын теләсәгез, азотлы ашлама турында онытырга ярамый. Әмма аны җиргә көздән фосфорлы ашлама сибелгән булса гына кертергә ярый икән. Һәвәскәр бакчачы фикеренчә, киресе булган очракта, аны сибүдән файда юк. Сабак котырып үсәчәк, ә бәрәңгесе сусыл һәм начар була. Җәен сибелгән фосфорлы ашлама да комачау итми.

-Бәрәңге төбен ким дигәндә ике тапкыр өяләр. Әгәр июнь аенда бернинди явым-төшем (яңгыр, кар, боз) булмаса һәм 2010 нчы елгы кебек бик эссе булса, бер тапкыр өю дә җитә. Яңгыр явып, бакча бер-ике көннән җилләнсә, төбен өегез. Тагын яуса, җилләвен көтегез дә тагын өяргә кирәк. Шул рәвешле җир сулый. Бәрәңге чәчәк атканчы шулай эшләргә онытмагыз, - ди Нияз.

Иртә, урта, соң өлгерешле сортларның барысы да хәзерге вакытта чәчәккә бөреләнү алдында, барысына да комплекслы ашлама бирүдән зыян юк.

Моңа кадәр яуган яңгырларның бәрәңгегә файдадан башка бер зыяны да булмады дигән фикердә бакчачы Нияз.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X