Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Баклажаннан чипсы ясыйбыз

Моның өчен яшелчәне озын телемнәргә кисегез. Маринад болай әзерләнә: 100 гр зәйтүн мае, 50 гр соя соусы, 2 аш кашыгы бал, борыч, паприка. Баклажан кисәкләрен маринадка манып, бүлмә температурасында ике сәгать тотыгыз да салфетка белән корытып, электр киптергеченә куегыз. 40 градус җылылыкта чипсылар бер тәүлек кибә. Баклажан чипсысы кибеттәге бәрәңге чипсысыннан тәмлерәк була.

Кипкән баклажанның файдасы зур. Беренчедән, ул кан тамырларын холестерин утырмасыннан арындыра, начар холестеринны куа. Аның составында күп күләмдә кобальт, бакыр, марганец тупланган. Алар исә кан составын яхшырта һәм талакка ярдәм итә. Тимер булганга күрә, ул анемия вакытында да кирәк. Шулай ук ул кандагы шикәр күләмен дә киметә.

"Акчарлак"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев