- Корт чаккан теләсә кайсы кешедә ниндидер реакция булмый калмый, әлбәттә. Зыян күргән урын кызара, шешә. Бит, баш тиресе булса, шеш зуррак та була, әмма моны әле аллергия дип әйтеп булмый. Ә кайбер кешеләр корт агуына аеруча нык сизгер була. Аларның тәннәренә кычыткан бизгәге (крапивница) чыга, югары сулыш юллары, бронхлар кысылып, кеше буыла, кан басымы төшәргә мөмкин. Бу - корт агуына аллергия дигән сүз. Моны медицинада аналифактик шок дип атыйлар. Шунысын да әйтергә кирәк, кешене беренче тапкыр бал корты тешләгәндә, мондый реакция күзәтелми, чөнки организмында бернинди дә аллергия факторы булмый. Ул агу белән контакт булгач, ягъни корт чаккач кына барлыкка килергә мөмкин. Ким дигәндә, бер атнадан гына. Корт агуына аллергиясе булган кешегә беренче медицина ярдәмен дөрес күрсәтергә кирәк. Ашыгыч ярдәмне көткән арада, авыруны горизонталь рәвештә яткырырга, бүлмәне җилләтергә, буылса, ясалма сулыш ясарга, кортның энәсен пинцет ярдәмендә алырга, зыян күргән урынга боз куеп торырга яки спирт катнашмасы белән эшкәртергә, антигистамин чаралар эчәргә, преднизолон мазен сыларга кирәк.
Аллергиясе булганнар нинди уколлар кулланасын инде белә, моны дәвалый торган табиб билгели. Ни өчен уколлар дигәндә, бу очракта даруларның нәтиҗәсе азрак була. Шунысын да истә тотыгыз: критик ситуациядә халык медицинасы чараларын куллану нәтиҗә бирми.
- Алексей Владимирович, корт агуына аллергия нәселдән килә дип тә әйтәләр, гомумән, аны алдан белеп буламы?
- Аллергия белән бәйле авырулар нәселдәнлек белән дә бәйле. Аның барлыгын алдан белергә теләсәң, белгечкә мөрәҗәгать итәсең, ул тикшергәннән соң, аның барлыгын-юклыгын әйтә, дәвалану чараларын билгели. Профилактика максатыннан прививка ясатылмый, чөнки ул йогышлы авыру түгел.
- Сүз уңаеннан сорыйм әле: соңгы вакытта аллергиядән җәфаланучыларның саны арткан кебек...
- Арта, югары тизлек белән арта дияргә була. Бу - билгеле факт. Аның сәбәбе күп. Бердән, яшәү рәвеше үзгәрде, гигиена, санитария шартлары яхшырды. Элек кешенең иммунитеты микробларга каршы көрәшеп ныгыган, хәзер исә алар белән бәйләнешкә аз керә. Хәтта организмның тузанга, кайбер продуктларга, бөҗәкләр тешләвенә дә сизгерлеге артты.
- Статистика буенча, теге яки бу аллергия күбесенчә шәһәр кешеләрендә барлыкка килә, диләр. Бу чынлап та шулаймы?
- Ул фән белән дә расланган. Бу да гигиена гипотезасы белән аңлатыла. Авылда әйләнә-тирәдәге табигый микроблар белән контакт активрак була һәм иммун системасы реакциягә бирешми.
Бал корты чакса нишләргә?
Бал суырту чоры башланды дияргә була. Нектар җыйган бал кортларын кәнфит, кайнатма, җиләк-җимешнең баллы исләре җәлеп итә. Кешедәге хушбуй, крем, дезодорант, шулай ук спирт исенә дә сизгер алар. Әллә кайдан сизеп, секунд эчендә чагып та китәргә күп сорап тормыйлар. Корт чаккан урын, гадәттә, шешеп чыга, кычыта. Ә кайберәүләрнең исә хәлләре...
Бал суырту чоры башланды дияргә була. Нектар җыйган бал кортларын кәнфит, кайнатма, җиләк-җимешнең баллы исләре җәлеп итә. Кешедәге хушбуй, крем, дезодорант, шулай ук спирт исенә дә сизгер алар. Әллә кайдан сизеп, секунд эчендә чагып та китәргә күп сорап тормыйлар. Корт чаккан урын, гадәттә, шешеп чыга, кычыта. Ә кайберәүләрнең исә хәлләре бөтенләй кискенләшә. Аларда хәлсезлек барлыкка килә, тыннары кысыла, башлары әйләнә, тәннәренә тимгелләр чыга. Чын мәгънәсендә шок барлыкка килергә, сулышлары туктарга мөмкин. Мондый вакытта авыруга нинди ярдәм күрсәтергә? Республиканың Клиник иммунология үзәге мөдире, югары категорияле табиб иммунолог-аллерголог Алексей ЛУНЦОВка без шул сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Шәһри Казан
Дилбәр Гарифуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев