Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Балаларга елаганда юатыр өчен телефон яки планшет бирү ярыймы?

Өч яшькәчә сабыйларга елаганда юатыр өчен, комачауламасын дип телефон бирү дөрес түгел. Сабый телефон аша мультфильмнарны 20 минуттан артык карамаса хәерле. Чик-чамасын белгәндә компьютер уеннары, төренә карап, файдалы да булырга мөмкин. Алар тизлек реакциясен арттыра, тәвәккәллеккә, игътибарлы булырга өйрәтә. Башлангыч сыйныф укучысына кыйммәтле телефон алмагыз. Мәктәп укучысының, үзенә сиздерми генә,...

Өч яшькәчә сабыйларга елаганда юатыр өчен, комачауламасын дип телефон бирү дөрес түгел.

Сабый телефон аша мультфильмнарны 20 минуттан артык карамаса хәерле.
Чик-чамасын белгәндә компьютер уеннары, төренә карап, файдалы да булырга мөмкин. Алар тизлек реакциясен арттыра, тәвәккәллеккә, игътибарлы булырга өйрәтә.

Башлангыч сыйныф укучысына кыйммәтле телефон алмагыз.
Мәктәп укучысының, үзенә сиздерми генә, нинди сайтларга кергәнен, интернетта нинди мәгълүмат караганын күзәтеп барыгыз. Борчылырлык нәрсә тапсагыз, баланы әрләмәгез, тыныч кына аңлатыгыз. Бала сездән телефонын яшерә башламасын. Аның шикле сайтларга үзе эзләп түгел, төймә ялгыш басылып кергән булуын да истән чыгармагыз.

Телефонга бәйлелек тумасын өчен, вакыт-вакыт гаджетларны читкә алып куярга өйрәнегез.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев