Банан аша – кәефең күтәрелер?
Бананны маймыл ризыгына санап, кадерен белмәүчеләр бик ялгыша. Аның составындагы триптофан матдәсе бәхет гормоны – серотонин эшләп чыгара, димәк, кәеф күтәренкелеге өчен банан ашарга кирәк. Сөякләрем нык булсын дисәң, банан куллану файдалы.
Гадәттә кофега мөкиббән затларның, климакс кичерүче ханымнарның, олы кешеләрнең организмыннан кальций юылып чыга, шунлыктан сөякләре сынучанга әйләнә. Балаларның, үсмерләрнең скелеты тиешенчә формалашсын, авыр хезмәт башкаручы гади эшчеләрнең, зур физик көчәнешкә дучар спортчыларның сөяге нык булсын өчен дә бананны даими куллану хәерле.
Банан составындагы табигый ферментлар эчәклекнең микрофлорасын яхшырта, матдәләр алмашына уңай тәэсир итә. Эч катудан интегүчеләргә, саруы кайнаучыларга бу файдалы җимешне көн саен ашау зарур. Ул ашказанындагы, эчәклектәге җәрәхәтләрне төзәтергә, дисбактериоз аркасында эче китеп интегүчеләргә эчәклек микрофлорасын тәртипкә салырга ярдәм итә. Банандагы пектиннар, хелатлар организмга тупланган токсиннарны зарарсызландыра, агулы матдәләрне, шлакларны үзенә ияртеп алып чыгып китә, шул рәвешле, гомуми ашкайнату эшчәнлегенә уңай тәэсир итә.
Банан йомшагы составындагы калий аяк балтырлары мускулларын көзән җыерудан саклый, шешләрне кайтара. Бананны спортчылар аеруча үз итә, чөнки аның көч-куәтне озак-карак сакларга ярдәм итүен алар бик яхшы беләләр.
Хатын-кызларга банан белән дус булу аеруча мөһим. Серотонин һәм бүтән файдалы матдәләр гүзәл затларның айлык цикл вакытындагы авыртуларын басарга, начар кәефтән, күңел төшенкелегеннән котылырга булыша.
Азканлылыктан интегүчеләргә дә аны көн саен ашау файдалы. Составындагы тимерне организм җиңел үзләштерә, шунлыктан кызыл кан тәнчекләре ясалышы яхшыра, нәтиҗәдә гемоглобин нормага килә.
Йөрәгең авыртуын сиздеңме, кичекмәстән банан аша. Бананда калий күп, ә ул исә йөрәкнең, кан тамырларының халәтен яхшырта. Көтмәгәндә мәкерле инфаркт яки инсульт бәреп екмасын дисәк, ифрат та файдалы “маймыл ризыгы” өстәлебездә торсын. Банан ашаган гипертоникларның кан басымы уйнап интектермәс, башлары сызлаудан туктар.
Бу тәгамне сау-сәламәт кешеләр дә үз итсен иде. Бүгенге көндә дарулар, медицина ярдәме ифрат кыйммәт. Шунлыктан чирләрне дәвалауга караганда, алдан кисәтү күпкә арзанракка төшә. Базардагы, кибеттәге җиләк-җимешләр арасында чагыштырмача арзанрак торучы банан, составында антиоксидантлар, аминокислоталар күп булуы аркасында, организмыбызны табигый рәвештә ныгыта, иммунитетны күтәрә. Табиб-диетологлар банан составындагы файдалы матдәләрнең, микроэлементларның, витаминнарның бөер эшчәнлеге өчен мөһим үзлекләрен күптәннән белеп эш итә. Аны куллану бөерендә ком һәм вак ташлар булган кешеләрнең хәлен җиңеләйтә ала. Авырлы хатыннарның, ашказаны, бавыр хроник чирләреннән интегүчеләрнең күңеле еш болгана, ә банан бу яман халәттән арындыра.
Елга-күл буйларына ял итәргә, шашлыкка чыккач, гадәттә, чебен-черки тешләп интектерә, алар аеруча бала-чагага өере белән ябырыла. Үзегез белән спрей алырга оныткан булсагыз, ашъяулыктагы бер бананны әрчеп, кабыгының эчке ягы белән тән тиресен ышкып куйсагыз, бик тиздән кычыну юкка чыгар.
Бананның тән температурасын төшерү үзлеге барлыгын белә идегезме? Чирләп, бер калтырап, бер пешеп тилмереп ятканда, аппетит шәп булмауга карамастан, бер банан ашап куйсак, кызышудан котылырбыз, хәл керер, күңел аз булса да күтәрелеп китәр. Табиблар тәмәке тартуын ташларга ниятләгәннәргә дә банан ашарга куша икән. Витаминнарга, калийга, магнийга бай булуы сәбәпле, ул кан составын чистартып, аннан никотин калдыкларын куып чыгара, шул рәвешчә, организмга сигаретсыз яшәүгә тизрәк күнегергә булышлык итә. Галимнәр банан составындагы табигый матдәләрнең кешенең аң-акыл сәләтенә уңай тәэсир итүен, хәтерен яхшыртуын, мәгълүматларны әйбәт истә калдырырга булышуын ачыклаган. Балагыз имтиханнарга әзерләнәме, үзегезгә катлаулы акыл хезмәте башкарырга туры киләме, арыдыгыз-талчыктыгызмы, кәефегез кителдеме – рәхәтләнеп банан ашагыз, файдасы тими калмас.
Хәмидә ГАРИПОВА. Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев