Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Банан ашагыз!

Банан депрессиядән котылырга ярдәм итә. Анда триптофан күп, анысы исә серотонин — бәхет гормоны эшләп чыгара. Банан ашау кәефне күтәрүгә ярдәм итә.

Банан — хәтта бәләкәй балаларда да аллергия тудырмый торган бердәнбер җимеш.Банан организмда кальцийны тоткарлап, сөякләрне ныгыта. Бу бигрәк тә кофе яратучыларга кагыла, чөнки кофе кальцийны юа.Эчәкләрнең микрофлорасын яхшырта. Банан составындагы ферментлар азыкның тиз эшкәртелүенә булышлык итә.Ашказаны җәрәхәте булганда да банан ашарга тәкъдим ителә. Ул ашказанын төрле агрессив матдәләрдән һәм кислоталардан саклый. Хәтта бәләкәй яралар бөтәшеп китә.Энергия чыганагы. Күнегүләр алдыннан банан ашасаң, нәтиҗәсе күпкә югарырак булыр — шикәр дә артмас һәм энергиягез озакка җитәр.Аш сеңдерүне яхшырта. Банандагы пектин һәм хелатлар, организмнан токсиннарны һәм башка зарарлы матдәләрне чыгарып, аш сеңдерүне көйлиләр.Азканлылык. Бананда тимер күп һәм шунлыктан ул — азканлылыктан алыштыргысыз дәва.Йөрәк авырту. Банандагы калий кан тамырларын ныгыта, инфаркт, инсульт хәвефен киметә, югары кан басымын дәвалый.Иммунитет. Аминокислоталар һәм антиоксидантлар организмны саклый һәм иммунитетны яхшырта.Бөерләр. Банан шулай ук бөерләр эшчәнлеген көйли, микроэлементлар һәм витаминнар бөерләрнең торышын яхшырта, бөердән ком һәм ташларны чыгара.Төрле чебен-черки тешләүдән булган кычытуны да баса. Банан кабыгын тешләнгән урынга берничә минутка куеп тору да ярдәм итәчәк.Калий төрле мәгълүматны тиз үзләштерергә ярдәм итә, бананны имтиханнар вакытында кулланырга тәкъдим ителә.

https://kiziltan.ru/poleznoe/13357-banan-ashagyz.html

Фото:https://pixabay.com/ru/GabiSanda

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев