Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Баш һәм колак шауласа

Халык медицинасы кан тамыры-йөрәк авыруларын кисәтү өчен әлеге коктейльне эчәргә киңәш итә. Моның өчен караңгы төстәге шешәгә даруханәдә сатылучы түбәндәге төнәтмәләрне алып кушарга кирәк. 100 мл пустырник, валериана, боярышник, пион, 50 мл эвкалипт яфрагы һәм 25 мл бөтнек (мята перчная). Теләк буенча аңа канәфер бөртеге дә, корвалол кушарга да мөмкин....

Халык медицинасы кан тамыры-йөрәк авыруларын кисәтү өчен әлеге коктейльне эчәргә киңәш итә. Моның өчен караңгы төстәге шешәгә даруханәдә сатылучы түбәндәге төнәтмәләрне алып кушарга кирәк. 100 мл пустырник, валериана, боярышник, пион, 50 мл эвкалипт яфрагы һәм 25 мл бөтнек (мята перчная). Теләк буенча аңа канәфер бөртеге дә, корвалол кушарга да мөмкин. 2 атна төнәтегез. Көнгә өч тапкыр, 1/3 стакан суга 1 чәй кашыгы кушып эчәләр. Әлеге коктейль баш һәм колаклар шаулаудан, баш авыртудан файдалы. Бигрәк тә һава торышы алышканда күзәтелә торган баш авыруларыннан файдасы зур. Ул шулай ук тромблар ясалуны да тоткарлый. Барлык кан тамыры-йөрәк авырулары вакытында да әлеге төнәтмәне эчәргә була. Аритмия, баш миендә кан әйләнеше бозылган кешеләргә дә, тынычландыру максатыннан да кулланыла. Бу төнәтмә баш сөяге эчендәге кан басымын төшерә, нервларны тынычландыра.

Акчарлак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев