Теләче Информ

Башын күтәрсә – әтәч, яшерсә – тавык (Чеби сайлау буенча киңәшләр)

Авыл халкының "отпуск" ялы ахырына якынлаша: тагын шул бакча, каз-үрдәк, тавык-чебеш арасында кайнашыр вакыт җитә. Хәер, инде арбаны кыштан әзерләп, бүген үк чебеш алып җибәрүчеләр бар. Тавык тәрбиягә талымсыз булса да, чебине бәби кебек карарга кирәк. Атна-ун көнгә җиткәнче бигрәк тә. Сайлавы да җиңелләрдән түгел. Кемнең чирләшкә кош аласы килсен?...

Авыл халкының "отпуск" ялы ахырына якынлаша: тагын шул бакча, каз-үрдәк, тавык-чебеш арасында кайнашыр вакыт җитә. Хәер, инде арбаны кыштан әзерләп, бүген үк чебеш алып җибәрүчеләр бар. Тавык тәрбиягә талымсыз булса да, чебине бәби кебек карарга кирәк. Атна-ун көнгә җиткәнче бигрәк тә. Сайлавы да җиңелләрдән түгел. Кемнең чирләшкә кош аласы килсен? Аннан соң берәүләргә чебинең фәкать тавыгы гына кирәк, икенчеләр исә әтәчне хуп күрә.

Тавык чебеше сайлау, тәрбияләү буенча кулланмалар да бар. Әмма күпчелек телдән-телгә йөри торган халык киңәшләрен куллана.

"Башта мунчада, аннан читлектә, соңрак алмагач арасында үстерәбез"

Татарстанның Буа шәһәрендә яшәүче Фәния һәм Дамир Харисовлар ике дистә елга якын тәүлеклек чебиләр алып үстерә. Быел да 60 чебиле булганнар.

- Ел саен Буа инкубаторыннан алабыз. 16 мартта беренче партия чебиләр чыкты, без биш көнлек чакта алып кайттык. Менә кичә ун көн булды үзләренә. 5-6 көн эчендә алар үлемнән котыла. Сәламәт чебинең канатлары ап-ак була. Әтәчен тавыгыннан аерып сайлап алган юк, ничек эләгә инде.

Беренче көнне юлда чебешләр стресс кичерә, шуңа күрә баллы су бирәбез. Икенче көннән исә тәүлеклек чебиләр өчен махсус катнаш азык, кайнаган су куябыз. Бер айдан катнаш азыкны үзебез әзерлибез. Моның өчен кукуруз, арпа, борчак, бодайны тарттырабыз. Җәйдән җыеп киптергән кычыткан бирәбез. Кыш буе йомырка кабыгы җыйдык. Уклау белән төеп куйсаң, аны да яратып ашыйлар.

Харисовларның чеби үстерү өчен махсус урыннары бар. "Урам мунчасы" дип йөртелүче бинада барлык шартлар тудырылган: миченә дә ягалар, кызыл ут та кабызып куялар. Бер айдан соң тәрәзә рамнарыннан ясалган сарайга күчерәләр. Аның форточкасы ачып җилләтелә. Монда чыккач чебиләр үсеп, кабарып китә. Соңрак исә алмагач арасына сетка тартып, махсус киртә ясыйлар.

- Өлгереп җиткәч, өч килодан артмый үзләре. Тик авырлыгы кызыктырмый, ите тәмле. Өч айдан суеп ашый башлыйбыз, - ди Фәния апа.

"Йомры йомыркадан - тавык, озынчасыннан әтәч чыга"

Буа районының Казма авылында яшәүче Мөхәррәм абый Мөбәрәкшинның шәхси инкубаторы бар. Дөрес, зурдан кубып эшләми. Инкубаторга 72 йомырка сыя. Инде кыштан ук чебигә шактый заказ җыелган.

- Йомры йомыркадан тавык, озынчасыннан әтәч чыга дигән ышану бар. Шулай туры да килә, - диде ул. - Бер тәүлеклек чебиләрнең кайсы әтәч, кайсы тавык икәнен дә аерырга була. Моның өчен аның аягыннан эләктереп күтәрергә кирәк. Тавык чеби башын аска яшерә, әтәче өскә күтәрә.

Реклама

Авыру чебинең күзгә ташланып торган билгесе: ул канатын сала һәм арт ягы юеш була икән.

Мөхәррәм абый әтәчне ел саен алыштырып тора. Юкса, бер нәселдән сәламәт чеби чыкмый, тавыкның йомыркасы да вак була, ди.

Инкубаторга саласы йомыркаларны да алдан әзерләү шарт. Моның өчен бер ай алдан тавыкны тәмле итеп сыйларга кирәк. Аның рационында балчык, тоз, ком, йомырка кабыгы булырга тиеш. Шулай ук бодай, арпаны пешереп, тоз сибеп ашату да файдалы. Көн саен сыек марганцовка эремәсе эчерү кирәк. Ул эчтәге кортларны үтерә. Кетәклектә көл торырга тиеш - анысы йон бетен кою өчен. Тавык бер көн әтәч белән "йөрсә", бу аталану 12 көнгә җитә.

- Чеби чыкканнан соң ике-өч көн аңа ашарга кирәкми. Бу вакытта аның эчендәге "желток" бетәргә тиеш. Шуннан соң манный һәм тары ярмасы сибәләр. Куе итеп пешергән чәйнең дә зыяны юк. Соңрак юып тарттырылган бодай, кукуруз катнашмасы кирәк. Бөртеклеләрне юып тарттырмасаң, чебиләр йөткерә башлый, бу исә үлемгә китерергә мөмкин.

Мөхәррәм абый инкубаторга биш көнлек йомырка сала. Беренче партия 10 апрельдә чыгарга тиеш.

- 100 процент чыгалар дип мактана алмыйм, аңа ышанмыйм да. 60-70 процент йомыркадан чеби чыга. Быел бер-берсен 80 сумнан сатармын дип уйлыйм. Токымнарына килсәк, кикрикле, сакаллы, мыеклы, йонлы аяклылары да бар.

Халык арасында мондый сынамышлар да йөри. Чебиләрне тартмага салгач, тышкы ягыннан шакырга кирәк. Сәламәт чебиләр тавыш килгән якка киләләр, чукып карыйлар.

Әтәчне тавыктан аеру өчен исә, чебинең канатын турайтыгыз. Әтәчнең канат йоннары бертигез озынлыкта, ә тавыкның төрле-төрле була.

Чулпан ШАКИРОВА

Интертат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: