Байлар да, баерга теләгәннәр дә елый: интернетта акча эшлим дип, ничек төп башына утырмаска?
Замана технологияләрнең алга китүе тормышыбызны берникадәр дәрәҗәдә җиңеләйтте, шул ук вакытта беркатлылыгыбызны арттырты. Хәзер акча урлау башка мәйданга – интернет киңлегенә күчте.
22 миллион җилгә очкан
Узган елның гыйнвар-сентябрь айларына караган статистикага күз салсаң, Россиядә киберҗинаятьчеләр китергән зыян 10 миллиард сум белән исәпләнә. Татарстанда исә 2019 елда киберҗинаятьчеләр аркасында физик һәм юридик затлар 22 миллион артык сум акчадан колак каккан. Республикада яшәүчеләрдән — 19 837 400 сум, юридик затлардан 2 594 590 сум акча урлаганнар. Бу җинаятьләрнең күбесе банкомат, түләү реквизитлары, карта белән түләү транзакцияләре аша башкарылган. Шунысы аяныч: күп очракта зыян күрүчеләр акчаны җилгә очыруда үзләре үк гаепле икән. Алар, аны-моны карамыйча, банк картасы номерын, смс-хәбәрдә килгән парольләрне, карта артындагы өч санлы кодны теләсә кемгә ышанып җиткерә. Бу җинаятьләр социаль инженерия методы кулланып башкарылган дип санала.
Киберҗинаятьчелекне ничек тә булса җиңеп буламы соң? РИА-Новости агентлыгына биргән әңгәмәсендә “Сбербанк”ның идарә рәисе урынбасары Станислав Кузнецов моның ике юлы бар дип белдергән иде.
− Йә киберһөҗүмнәр аркасында килеп чыккан нәтиҗәләрне бетерүне дәвам итеп, моңа бик күп акчалар сарыф итү, яки аларны булдырмый калырга өйрәнү, − ди ул, мисалга үз банкларын китереп. Алардагы киберкуркынычсызлык системасы тәүлегенә җиде миллиард киберһөҗүмне анализларга мөмкинлек бирә икән. Нәтиҗәсе бар: атнасына ике-өч очракны оператив-эзләү эше өчен хокук органнарына тапшыралар.
Баерга теләсәң, кредит ал
Эш узгач, терсәкне тешләү соң була инде. Интернетта гына түгел, иң гади тоелган юллар белән дә капкынга эләгү очраклары бер дә сирәгәйми. Билгеле сәбәпләр буенча аларның исемнәре үзгәртеп, табыш вәгъдә иткән оешма-компанияләрнең атамаларын шартлыча биреп, шундый кешеләрнең тарихларын язып үтәбез.
Җинаятьчеләр КФУда укучы Римның картасыннан 3 мең сум акчасын “шудырткан”. Аңа таныш түгел номер шалтыраткан, ул трубканы алгач “Алло” дияр урынга, “Да” дип эндәшкән. Моны шалтыратучылар ризалык дип кабул иткән. Шул рәвешле өч мең сум акчага хуҗа булып куйганнар.
Университетның беренче курсында укыган вакытта Алиянең Вконтактедагы сәхифәсенә: “Котлыйбыз! Сез IPhone оттыгыз! Әмма сез еракта яшәү сәбәпле, китереп бирү өчен 300 сум акча күчерүегез сорала”, − дигән хәбәр килеп ирешә. Яшьлек-юләрлек: телефон оттым дигәч, башкасын уйлап тормыйсың. Алия дә 300 сумны күчерә, ышана. Әмма акчасыз да, телефонсыз да кала. 10 көн үткәч хәбәр язучының сәхифәсенә дә язып карый. Ул инде юкка чыккан була.
Кеше кайгысыннан баеп калучылар да бар. Алып баручы Айваз Садыров та үзенең Инстаграм сәхифәсендә үзе белән булган хәлне ачыклап язды.
− Альбина исемле кыз, кечкенә улым авариягә эләкте, операция кирәк, тезләнеп сорыйм, дип язган. Мин, гадәттә, хәбәр татар аккаунтларыннан килсә, артык шикләнмим. Сәхифәмә куйдым, үзем дә акча җибәрдем. Күпмедер вакыттан миңа аның мошенник булуы мөмкин дип яздылар. Шагыйрь Рәмис Аймәтнең аккаунтын да “взломать” иткән булганнар, шундый хәбәр урнаштырганнар. Аның сәхифәсен кереп карадым: охшаш пост. Тик монда, имеш: “Рәмиснең әнисе авариягә эләккән” диелгән. Акчаны кире кайтару мөмкинме икәнен белү өчен банкка шалтыраттым. Мошенникларга биргән акчаны кире кайтарып булмый, − дип уртаклаша ул. Тик моңа карап кына кешеләргә булышудан баш тартмагыз, бары тик мәгълүматны кат-кат тикшерегез дип тә киңәш бирә Айваз.
Алтын таулар вәгъдә итүче оешмалар белән хәлләр мөшкелрәк. Арчадан 55-60 яшьлек өч ханым, байлык артыннан куып, кредитка чумган. Бу мәгълүматтан хәбәрдар бер кеше сөйләвенчә, алар шәхси фермаларда сыер савучы булып эшли. Билгеле, гаиләгә моннан гына артык күп табыш килми. Шуңа күрә боларның берсе, Казанга барып, җиңел генә акча эшләү юлын белешеп кайта. Кыскасы, үзен дә, ике иптәшен дә финанс пирамидасы капкыны итә. Монда башта 200 мең сум акча кертергә кирәк икән. Ханым шуның өчен кредит ала. Яңа кешеләрне бирегә чакырган саен, процентлар кайтачагына ышана чөнки. Икенчесе яңа йорт салырга дип тоткан акчаның бер өлешен шушы алтын таулар вәгъдә итүчеләргә бирә, тагын берсе кредит ала, өендә булган кыйммәтле әйберләрне сата башлый. Ике ханым әле дә шушы пирамидада икән. Берсе чыккан һәм шушы пирамидага керер өчен алган кредитны түли.
Укытучы булып эшләүче Л.Гайфуллина исә үзе өчен түгел, җиңел акча корбанына әверелеп баручы туганнары өчен борчыла. Алар товарлар сатуга бәйле бер челтәрле маркетинг оешмасы капкынына килеп эләккән икән.
– Анда керер өчен товар сатып алырга кирәк. Минималь сумма – 140 мең. Туганнарым нәрсә уйлагандыр, белмим, аларның күзләре янып тора, компаниягә ышанулары шундый көчле иде. Алар безне дә бу оешмага кодалап карады. “Бу илдә мондый хезмәт хакы белән яши алмыйсыз”, – дигән булдылар. Алар әлегә кадәр мондый түгел иде, үз-үзләрен тотышы да үзгәрде. Кредит алырга кушалар, – дип сөйләде әңгәмәдәшебез.
Л. әйтүенчә, бу компания аркасында туганнар да ызгышып бетә. Моны үзләре мисалында күргән. “Алар белән бер дулкында булмагач, безгә карата мөнәсәбәтләре үзгәрде”, – ди ул. Аның тагын бер апасы бу компаниянең очрашуына барып караган. Әмма “байлар” рәтенә кушылмаган.
– Апам сөйләвенчә, очрашуда татарлар яисә урысча белмәгән, күпчелек авыллардан килүчеләр җыелган булган. Ул урамда басып торганда карап торышка бик гади күренгән кешене күргән. Менә шушы кеше бу очрашуны алып баручы булып чыккан да инде. Керә-керешли халыкка: “Әле генә чит илдән кайттым, бизнес-очрашудан”, – дип сөйләгән икән. Ә апам аны берничә минут элек кенә бер кая чапмаган, берни дә эшләмәгән килеш күрде бит. Апам тәкъдим иткән чәйләрен дә эчми кайтып киткән, йә чәйгә дә берәр ни кушканнардыр дип курыккан, – диде Л.
Мондый кешеләр өчен борчылып, күптән түгел Айсылу Лерон “Инстаграм”дагы сәхифәсендә пост урнаштырган иде. Шуннан соң күпме кеше үзләренең кәкре каенга терәлеп калуын бәян итте, ә күпмесе пост авторына кеше акчасын санап, бу компанияләр турында берни белмәгән килеш, коткы салып утырмаска “киңәш” бирде.
Нигә алданабыз?
Белгечләр моны безнең менталитетка сеңгән дип тә аңлата. Шул ук нәфесне тыя алмыйча, баеп калу теләге, азарт та юк түгел. Финанс пирамидасының ни-нәрсә икәнен аңламаган кешеләр дә тиз бирешә. Кайберәүләр мондый җиңел юл белән акча эшли торган төркемнәргә эш юктан, кызык өчен, төшенкелеккә бирелгән мәлдә кушыла. Бигрәк тә декрет ялында утыра торган яшь аналар моңа тиз бирешә. Моңа өстәп киберҗинаятьчеләр халыкның финанс һәм кибер грамоталыгы бик сай булуыннан оста файдалана.
Россия банкының Татарстан буенча бүлекчәсе акча янчыгын саклап калырга теләге булганнарны менә нәрсә дип кисәтә:
− Акчаны сезгә тәкъдим ителгән нинди дә булса инвестициягә, уенга кертергә дигән карар кабул иткәнче, алда очрарга мөмкин булган киртәләрне барлагыз. Истә тотыгыз: ниндидер табыш алу мөмкинлегенә караганда, акчаны югалту ихтималы зуррак. Акча гына түгел, шикле уеннар, проектларга иптәшләрегезне дә чакырып, дуслыкка да зыян килүе бар. Схемаларны уйлап табучылар “үз” аудиториясен яхшы аңлый, кешеләрнең тиз һәм җиңел акча эшләргә омтылуына басым ясый. Әмма казинода казино гына ота.
АЛДАУНЫҢ НИНДИ ТӨРЛӘРЕ БАР?
Банктан фейк-смслар. Җинаятьчеләр смс-корбанына картасы блокка керүе турында хәбәр бирә һәм, имеш, хәлне ачыклар өчен банк хезмәткәренә шалтырату соралар дип, номер күрсәтелә. Карта хуҗасы номерга шалтырата һәм оста мошенник тозагына эләгә, үзе дә сизмәстән барлык шәхси мәгълүматын әйтеп бирә.
Интернет белдерүләр, арзан товарлар. Билгеле, кеше мөмкин булганча акчасын янда калдырырга тырыша, экономияли. Моннан мошенниклар оста файдалана. Күп очракта алар игълан бирү сайтларында шактый арзан тоелган товарларны урнаштырып, кешеләрне алдый. Төп шартлары: товарны сатып алыр алдыннан сумманың яртысын аларга күчерү. Моны эшләгәннән соң, билгеле, алар сайттан юкка чыга.
Смартфонга кушымталар урнаштыру. Гаджетларга программалар урнаштырганда бары тик рәсми сайтларны гына куллану хәерле.
Социаль челтәрләрдәге кибермошенниклык. Бу аеруча танышу сайтларында еш очрый. Шулай ук алдакчылар социаль сораштырулар үткәргән булып, кешедән үзләренә кирәкле мәгълүматны җыя. Бүләк оттыгыз, реквизитларыгыз кирәк, дип тә “сөендерүчеләр” бар. Интернет-аукционнарда да сак булырга кирәк. Шулай ук онлайн-уеннар яратучылар да мошенникларның яраткан корбаны.
Фриланс-хезмәт. Читтән торып эшләү өстәмә керем китерә. Аннан бик күпләр файдалана. Моны мошенниклар да яхшы аңлый. Шуңа да еш кына “акча эшләргә өйрәтәбез” дип, алар да үз игъланнарын куя, эшне башлар өчен берникадәр сумма күчерүне сорый. Мошенник акчаны алуга юкка чыгачак.
Фишинг. Соңгы вакытта электрон почта аша хат юллап алдау очраклы ешайды. Бу фишинг (инглизчәдән “кармакка тоту”) дип атала. Мошенниклардан килгән хатлар компьютерга да зыян салырга мөмкин. Хатның алдакчылардан килүен ничек ачыкларга соң? Бердән, “Кая” кырында сезнең исем күрсәтелмәгән икән, димәк, бу – массакүләм таратылган хат. Икенчедән, “Кемнән” дигән өлештә сезгә таныш булмаган адрес күрсәтелсә, тик хат эчендә сез белгән сайт яисә оешма турында сүз бара икән, бу хат шулай ук шик тудырырга тиеш. Хатның тематикасы, эчтәлеге кабул итүчене ашыгыч гамәлләргә өнди икән (кичекмәстән шушы сылтама аша керү, ашыгыч рәвештә җавап бирү һ.б.), бу да юньле хәбәр түгел дигән сүз. Өченчедән, хат сезгә генә адресланган, әмма анда “Хөрмәтле кулланучы” кебек сүзләр кулланылган икән, аны укып тору кирәкмәс.
НИЧЕК МОШЕННИКЛАР КОРБАНЫ БУЛМАСКА?
Белгечләр аңлатуынча, алар махсус психологик хәйләләр куллана. Мисал өчен, банк хезмәткәре исеменнән клиентка шалтыраталар һәм “шикле операцияне” туктату өчен шәхси мәгълүматларны кичекмәстән җиткерүне сорый. Җинаятьчеләр кешегә ягымлы тавыш белән исеме һәм атасының исеме белән мөрәҗәгать итә, туган көне яисә фамилиясен сорый – бу мәгълүматны исә алар ачык чыганаклардан да таба ала. Шунысын да кабат искәртик: әгәр кеше каракка яшерен мәгълүматларны үзе хәбәр иткән икән, банк урланган акчаларны компенсацияләми.
БАНК КАРТАСЫН НИЧЕК САКЛАРГА?
1) ПИН-кодны берәүгә дә әйтергә ярамый. Хәтта банк, кредит оешмалары хезмәткәрләре, дус-иш, туганнарга да!
2) Банк картасын бары тик үзегез генә кулланыгыз, ул чит кулларга эләкмәсен.
3) Банкның телефон номерын һәрвакыт истә тотыгыз. Картагыз югала калса, тиз арада шалтыратып, хезмәткәрләргә хәбәр бирергә кирәк.
4) Банк хезмәткәрләре банк картасы, үзегез турында шәхси мәгълүматлар турында сораша икән, аларга моны хәбәр итмәгез.
5) Банкоматтан файдаланган очракта, клиентка 20 санлы пароль язылган чек бирелә. Аны, гадәттә, чүплек чиләгенә ташлыйбыз. Әмма чекны үзегез белән алу хәерле. Бу парольләр җинаятьчеләр кулына эләгүе бар.
6) Картадан акча урлаганнарын ачыклагансыз икән, кичекмәстән аны блокка күчерергә кирәк. Банкның “кайнар линия”сенә шалтыратып бу хакта хәбәр итү дә мәҗбүри. Аннан банк бүлегендә операция белән килешмәү хакында гариза тутырырга кирәк.
Чулпан Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев