Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Белеп җыймасаң, гөмбә – агу!

Гөмбә – элек-электән безнең халыкның яратып кулланган ризыгы. Әмма ул кеше организмы өчен бик файдалы да, шул ук вакытта бик зур зыян китерергә дә мөмкин. Аны ничек җыярга һәм кулланырга?

Гөмбәдә азотлы матдәләр, бигрәк тә азот күп. Ул организм өчен кирәкле РР, Д витаминнарына бай. Гөмбә җыю өчен тәҗрибә, осталык, аларны яхшылап танып белү кирәк.

Гөмбә ашап агуланмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәгез:
* Гөмбәнең таныган төрен генә җыярга.
* Гөмбә аз гына шикләндерсә дә ташларга, ашап карарга ярамый.
* Гөмбәне эшләпәсеннән түгел, сабыннан өзәргә (агулы гөмбәне сабы аша белергә була).
* Гөмбәнең эшләпәсен кырып чистартырга, өстендәге элпәсен куптарып алырга киңәш ителә, чөнки зарарлы матдәләр, агулар шушы элпәдә күп була.
* Артык зур, бозылган, черек, кортлы гөмбәләрне җыймагыз.
* Гөмбәләрне җыйган көнне үк эшкәртергә кирәк.
* Аз гына агулану билгеләрен сизү белән табиб чакыртырга кирәк.
Агулы гөмбәләрне ничек аерырга?
Гадәттә аларның төсләре бик чагу була.
Кайбер төрләренең эшләпәсе кулга ябышып тора.
Агулы гөмбәләрне кискәч, сабагының төсе үзгәрә.
Агулы гөмбәләргә беркайчан да бөҗәкләр кунмый.
Гөмбәдән дару, хлор исе килә – аны тизрәк ташлагыз.
Әгәр дә үзегезне агуланган итеп сизәсез икән, иң беренче эчтән агулы матдәләрне чыгарырга кирәк. Моның өчен сода яки марганцовка эретелгән 1,5-2 литр чамасы су эчегез. Соңыннан активлаштырылган күмер эчәргә киңәш ителә, аз гына тоз өстәлгән салкынча су, салкын кофе, сөт, чәй эчәргә мөмкин. Спиртлы эчемлекләр эчәргә рөхсәт ителми, алар гөмбә агуының тизрәк сеңүенә китерә.
Гөмбә бик тиз бозыла. Шуңа да аны җыйганнан соң 4 сәгатьтән дә артык сакларга ярамый, тизрәк эшкәртергә кирәк. Гөмбәне юганнан соң ике тапкыр кайнатыгыз. Әгәр дә гөмбәләр кәстрүл төбенә төшә икән, димәк, пешкән. Гөмбәдәге файдалы аксым хитин матдәсе белән капланган, аны ашказаны бүлгән сут кына эшкәртә алмый. Шуңа да гөмбәне мөмкин кадәр вак турарга кирәк, яисә иттарткычтан чыгарырга киңәш ителә.
Гөмбәне шикәр чире, ашказаны, эчәк авыруы белән интегүчеләргә ашарга ярамый. Шулай ук кайбер гөмбәләрне спиртлы эчемлекләр белән дә куллану тыела.

 

kiziltan.ru

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев