Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бер банкада – мең авырудан дәва

Әлеге сихәтне әзерләү өчен күп әйбер кирәкми. Ә файдасы әйтеп бетергесез. Әйтик, күрәгә - калий чыганагы, кара җимеш - эчәкләр өчен кирәк, йөзем - баш миен туендыра, чикләвек - май чыганагы, ул кан тамыры-йөрәк авыруларыннан саклый. Бал белән лимон файдасы турында әйтеп тә торасы юк. Кирәк: 300 гр әстерхан чикләвеге,...

Әлеге сихәтне әзерләү өчен күп әйбер кирәкми. Ә файдасы әйтеп бетергесез. Әйтик, күрәгә - калий чыганагы, кара җимеш - эчәкләр өчен кирәк, йөзем - баш миен туендыра, чикләвек - май чыганагы, ул кан тамыры-йөрәк авыруларыннан саклый. Бал белән лимон файдасы турында әйтеп тә торасы юк.

Кирәк: 300 гр әстерхан чикләвеге, 300 гр күрәгә, 300 гр инжир, 300 гр кара җимеш, 2 стакан бал, 2 лимон. Кипкән җиләк-җимешне һәм лимонны юарга да иттарткычтан үткәрергә, шуңа бал кушып, пыяла банкага салырга. Әлеге катнашманы суыткычта саклыйлар.

Аны көнгә 2-3 тапкыр 1 чәй кашыгы кабып куярга кирәк. Әлеге катнашманы даими кулланырга була. Беткәч, 1-2 ай тәнәфес ясап, тагын дәвам итәргә мөмкин.

Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X