Беренче очрашуда үзеңне ничек тотарга?
Егет белән кыз арасындагы беренче очрашуларның һәр өченчесе уңышсыз тәмамлана. Бер танышу сайтында уздырылган интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре шуны күрсәткән. Беренче очрашу соңгысы булмасын өчен нинди хаталардан саклану хәерле?
Егетләр колагына:
- Очрашу урынын алдан билгеләргә кирәк. Кыз кеше өч сәгать буе көзге каршында бөтерелеп, ныклап әзерләнгән беренче очрашуга салкын карарга ярамый! Әйтик, метрода күрешеп, кыздан: “Йә, кая барабыз?” – дип сорасагыз, бу гүзәл зат белән икенче тапкыр очраша алуыгыз икеле. Ул сезнең турында, җитди карарлар кабул итә белми, дип нәтиҗә ясарга мөмкин. Беренче очрашуда кыз кешене берәр матур, үзгә урынга алып барып, гаҗәпкә калдыру юлларын эзләгез! Алдан план корыгыз!
- “Мондый чибәр кыз ник һаман ялгыз икән?” ише юк-бар сораулар бирмә. Исегездә тотыгыз: мондый эчтәлектәге сорау хатын-кыз тарафыннан комплимент яки мыскыл итү буларак түгел, ахмаклык кебек кабул ителә. Егет таба алмый интеккән кыз гына очрашуларга йөрергә тиешме әллә? Әлеге сорау аркасында ул сезнең үзегездән, нишләп ялгыз икән бу егет, дип шикләнә башларга мөмкин. Бәлки сез бер “итәк”не дә калдырмаучы җилбәзәк яки коточкыч җинаятьчедер? Шуңа күрә кыз кешегә комплимент ясыйсыгыз килсә: “Син шундый матур!” – дию дә җитә.
- Дулкынлануны сиздермә. Көчле зат булырга тиешле егет кешенең бу очрашуга әзерләнгәндә ничек дулкынлануы турында сөйләве шулай ук матур күренеш түгел.
- Спорт киеме яки пычрак костюм киеп килү, сөйләшкәндә авыз ачу, секунд саен телефонга карау да беренче очрашуны соңгысы итәчәк. Болар бар да гүзәл зат белән күрешүгә җитди карамавыгызны күрсәтә.
- Сорау биргәнсез икән, җавабын да ахыргача тыңлап бетерегез!
- Кыз кешедән: “Миңа үзең турында беркем дә белмәгән берәр кызыклы хәлне сөйлә әле”, – дип сорый күрмәгез. Хатын-кыз күп очракта андый темаларга әнисе яки иптәш кызы белән генә ачылып сөйләшә. Нишләп әле ул бер белмәгән кешегә эч серләрен чәчеп утырырга тиеш?
- Очрашу вакытында тик торганда: “Йә нәрсә, мин сиңа ошадыммы соң?” – дип сорау да – ахмаклык. Беренче очрашуның тәме бетүне көт тә тор! Мондый көлке сорау сезне оятка гына калдырмыйча, “сәеррәк” дигән мөһерле дә итәчәк.
- Үткәндәге мөнәсәбәтләрегез турында сөйләмәгез. Бу ямьсез гамәлдән сакланыгыз. Элеккеге йөргән кызыгызны гел яманлап телгә алуыгыз да, башка кеше белән очрашуда аны искә төшереп утыруыгыз да үткәндәге сөйгән ярны оныта алмавыгыз турында сөйли. Кыз кешедән элеккеге егете турында сорашу да дөрес түгел. Үткәндәге якты хатирәләрне искә алып, аның элеккеге сөйгәнен сагынып куюы да бар.
- Беренче очрашу соңгысы булмасын дисәгез, һәрчак елмаегыз! Бөтен чыгымнарны үз өстегезгә алыгыз. Кыз кешене өенә кадәр кайтарып куярга мөмкинлегегез булмаса, аны автобус яки таксига кадәр булса да озатыгыз. Бу гамәлегез белән аның өенә исән-сау кайтып җитүе өчен борчылуыгызны күрсәтәчәксез. Аның белән очрашудан канәгать калуыгызны сиздерегез. Чынлыкта бу алай булмаса да, сер бирмәгез! Кайтып җиткәч, шалтыратырга кушыгыз! Очрашу ахырында, шалтыратам, дип кенә түгел, кайчан шалтыратачагыгызны төгәл әйтеп саубуллашыгыз.
Кызлар колагына:
- Соңга калмагыз! Хатын-кызның соңга калырга яратуы гадәти күренеш саналса да, беренче очрашуда егетне 20 минуттан да озаграк көттерергә ярамый! Ашыгыч эшләрегез килеп чыкса, бу хакта алдан кисәтегез. Бик җитди сәбәпләр булганда, очрашуны башка көнгә күчерсәң яхшырак.
- Һәр нәрсәдән гаеп табу, зарлану. Фәлән салатны биредә тәмле ясамауларын, күршеләрнең акыртып музыка тыңлавыннан гел зарланып торган кеше кемгә ошар икән?!
- Социаль челтәрләрдән, телефоннан аерыла алмау. Егет кеше белән сөйләшеп утырганда әледән-әле телефонга карап алу, ашаган ризыкны, һәр күргән әйберне “Инстаграм”га куярга ашыгу да егет кешенең гайрәтен чигерергә мөмкин.
- Тәнкыйтьләү. Егет ишетергә теләмәгәнне әйтеп тәнкыйтьләү. Мисал өчен, ул сезгә эшендә килеп чыккан низаг турында сөйләде ди. Сез аны юатасы, тынычландырасы урынга: “Үзең гаепле!” – дип кырт кисәсез. Егетнең әнә шуннан да күңеле кайтырга мөмкин. Шуңа күрә бу очракта аңа җылы сүз әйтеп, тынычландыру ягын карагыз. Сездән башка да тәнкыйтьләүче табылыр.
- Артык төпченү. Егетнең гаиләсе, шәхси тормышы турында артык күп сорау яудырырга, төпченергә дә ярамый. Ул сезне сорау алырга түгел, беренче очрашуга чакырган бит! Вакыты җиткәч, кирәк дип тапса, үзе дә барысын тәфсилләп сөйләр.
- “Куырылып” утыру. Дулкынланудан кулларны кая куярга белмичә, үз-үзеңне кочаклап утырасыңмы? Егет кешенең аңа минем белән очрашу ошамады, ачуын чыгардым бугай дип уйлавын көт тә тор! Үзегезне иркен тотыгыз. Аңа җиңелчә генә кагылып алсагыз да була. Ике арадагы киеренкелек юкка чыгар.
- Беренче очрашуга артык нык бизәнеп, ачык кием киеп барудан да сакланыгыз. Җилбәзәк булып тоелуыгыз бар! Беренче очрашуда ук үзен үбәргә ирек биргән кызга да егет шикләнеп караячак.
- Үз-үзең булып калудан курку. Гүзәл затлар еш кына егет алдында үзен башка төрле итеп күрсәтергә тырыша. Битлекне иртәме-соңмы барыбер салырга туры киләчәк. Ихлас һәм гади булыгыз!
- Фантазияне эшкә җигеп, артыгын хыялланудан да тыелыгыз. “Кичә ул миңа беренче тапкыр шалтыратты, ә мин инде уйларымда аңа кияүгә чыгып, ике бала табып куйдым”, – дигән мәзәкне ишеткәнегез бардыр. Бар да тормыштан алынган! Беренче очрашудан соң ук ЗАГС, өйләнешү турында хыяллану, хәтта бу хакта егетнең үзенә дә әйтү – зур ахмаклык! Һәр нәрсәнең үз вакыты! Мизгел кадерен тоярга өйрәнегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев