Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

“Битне кояштан сакларга кирәк ”

Язын табигать кенә түгел, ә безнең организм да яңара. Биологик сәгатьләр, ритм, иммун система һ.б. үзгәрә. Моның өчен өстәмә көч, энергия, туклыклы матдәләр таләп ителә. Шуңа күрә кеше талчыга, арый, йончый. Бу бит тиресендә дә чагылмый калмый, ул да витаминнар җитмәүдән интегә, өстәмә тәрбия сорый. Әле бит язгы кояш нурларыннан сипкел, пигмент таплар, җыерчыклар да барлыкка килә, тире кубалаклана, сула, ялкынсына, күз төбе шешенеп тора. Шуларны күздә тотып, табиб-косметолог, дерматовенеролог Лилия Рамил кызы Рамазанованы редакциябезгә кунакка чакырдык. Ул язын бит тиресен тәрбияләү серләре белән уртаклашты.

– Лилия Рамилевна, ни өчен яз көне бит тиресе сула, төссезләнә, нәфислеген югалта, бит очындагы алсулык бетә?

– Һава температурасы кисәк үзгәрү, әйтик, җылыдан урамга – салкынга чыгу, бүлмәдәге коры һава тирегә дә тәэсир итә, аны киптерә, сусызландыра. Без шешенгән, арыган кебек күренә башлыйбыз, бит зурайган шикелле тоела. Мондый кыяфәттә йөрмәс өчен, беренче чиратта, актив яшәү рәвеше алып барырга, икенчедән, тирене тукландырырга, дымландырырга кирәк. Өченчедән, бит тиресе организм, эчке органнар белән турыдан-туры бәйле. Витаминнар җитмәү (кояшта йөрмәсәк бигрәк тә Д витамины җитми), эчкә туклыклы матдәләр кермәү – һәммәсе дә тире төссезләнү, сулуга китерә.

Язын организмны эчтән дә, тыштан да витаминнарга баетырга кирәк. Моның өчен витаминнар комплексы куллану, көн дәвамында 2 литр чамасы су эчү әйбәт. Пациентларыма омега-3 май кислотасы, Д витамины эчәргә киңәш итәм. Хәер, алар организмга язын гына түгел, ел әйләнәсе керергә тиеш. Дөрес, витаминнар комплексының нәтиҗәсе шундук сизелми, бер-ике айдан соң үзгәреш күренә. Кәеф күтәрелә, көч кереп китә, тире яхшыра.

Витаминнар эчү кебек үк “капельница” куйдыру организмны тулысынча ныгытып, сәла­мәтләндерергә, бавыр кебек орган­нарны чистартырга булыша, бу тирегә дә уңай йогынты ясый, аны яшәртә, нәфисләндерә. Әлбәттә, бит тиресе нур сибеп торсын дисәң, җитәрлек кадәр йоклау да мөһим роль уйный.

Косметик чараларга килгәндә, язын аларны җиңелчәрәккә алыштыру шарт. Куе крем урынына сыворотка ише әйберләр кулланырга тәкъдим итәм. Бизәнү кирәк-яраклары бе­лән дә шулай. Кыш көне куерак тональ крем сөртергә дисәк, язга чыккач, мусс сыман чаралар алырга кирәк. Бит тиресен кояш нурларыннан саклау да зарур. Хәтта шәһәрдә яшәүчеләр дә составында 20 SPF булган кремнар сөртсә әйбәт.

– Ультрашәмәхә нурлардан саклый торган матдәләр шул ук тональ крем составында да бар. Битне ультрашәмәхә нурлардан саклау өчен аларны куллану гына җитәме?

– Җитә. Бездә бит күпләр декоратив косметика кулланырга курка. Имеш, күзәнәкләргә кереп тула да, тире сулый алмый, диләр. Француз белгечләре исә, киресенчә, андый косметика тирене саклый дип саный. Сыйфатлы, яхшы маркалы икән, тире күзәнәкләренә кереп тулмый, картайтмый да, кояш, җил һ.б. да саклый. Ультрашәмәхә нур­ларны уздырмый торган крем бероч­тан тирене дымландырса яки башка төрле үзлекләргә ия булса, бигрәк тә яхшы.

– Сәүдә үзәкләрендә бизәнү чара­лары сатыла торган нокталар бар. Алар­да тәкъдим ителгән маркалар ыша­нычлымы?

– Кайсын гына алырга ниятләсәгез дә, составын карарга, өйрәнергә кирәк. Билгеле бер марканың кайбер әйбер­ләре бик яхшы, кайберләре алай ук түгел.

– Тирене көндәлек тәрбияләү нидән гыйбарәт?

– Беренче эш итеп, бит тиресен чис­тартырга кирәк. Аннары тонусын арттыра һәм дымландыра торган чаралар сөртәләр. Тире майлы булса, юынганда төрле гель, “пенка”, коры икән, молочко, мусс һ.б. файдаланырга киңәш ителә. Майлы тирене дә дымландыру зарур. Коры тирегә кич – тукландыра, иртән дымландыра торган крем сөртәләр. Майлы тирене даими тукландыру артык мөһим түгел, атнага бер мәртәбә битлек ясау җитә.

Әйткәнемчә, яз, җәй айларында, пигментация борчыса-борчымаса да, тирене өстәмә рәвештә кояш нурларыннан да саклау сорала. Чөнки фотокартаю дигән төшенчә бар. Кайчак кешегә егерме биш яшь тә тулмаган була әле, ә инде йөзендә еллар узгач кына барлыкка килә торган җыерчыклар ярылып ята.

Эш тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, пигмент тап­лар, сипкел җәй көне түгел, күбрәк ме­нә шушы чорда – яз айларында кү­бәя. Сипк­ел кемнедер сөйкемле итсә, пигмент тап­лар берәүне дә бизәми. Гомумән, тире – организмның көзгесе. Әгәр эчке органнарда проблема баш­ланса, йөзгә дә чыга. Пигмент тап­лар гормональ тайпылышлар, бавырда җитешсезлекләр һ.б. булганда да кү­зәтелә. Андый вакытта агарта торган крем сөртү генә аз, косметология процедуралары узу да таләп ителә.

– Крем сиңа килешәме-юкмы икәнен ничек белергә? Нәтиҗә күпме вакыттан соң күренергә тиеш?

– Бу авыр сорау. Чөнки ниндидер кыйммәтле, яхшы крем да кайберәү­ләргә туры килә, икенчеләргә юк. Шунысы ачык: косметик чарадан соң күзәнәкләр томаланмаска, бит элпә белән капланмаска, суларга тиеш. Тире дымланган, сафланган кебекме, шуңа да игътибар итәргә кирәк. Нәтиҗә 38-45 көннән соң күренә. Бу – тире күзәнәкләренең яңару вакыты.

– Марканы еш алыштырыргамы?

– Һәр сезонның үз кремы бар. Бил­­­ге­ле бер чорда тире теге яки бу микро­элементка, матдәгә мохтаҗлык ки­че­рә. Әйтик, хәзер составына С вита­мины кергән крем сөртсәң яхшы. Ниндидер маркага ияләшү дигән әйбер юк. Ләкин тире косметик чараларны төрлеләндергәнне ярата.

– Скрабны ничек кулланырга? Чамадан артык файдаланганда зыян саламы?

– Тире сизгер, бетчәле икән (шадра битле кешеләр тирене тигезләргә дип скрабны еш куллана), скрабтан соң ялкынсынуы ихтимал. Аның йомшак төрен сайларга һәм атнага бер генә сөртергә, тире майлы булса, күп дигәндә, ике тапкыр файдаланырга кушалар. Мин пациентларга гаммаж тәкъдим итәм. Ул скрабка караганда күпкә йомшаграк, сизгер тирене дә имгәтми.

– Лилия Рамилевна, сез биткә төрле уколлар да ясыйсыз әле. Аларны, гадәттә, кемнәр кадата һәм андый процедурага барганда нәрсәне истә тотарга киңәш ителә?

– Медицина бер урында гына тор­мый, алга атлый. Инъекция тирене витаминнарга баету, җыерчыкларны тигезләү, битне матурлау, тирене тарттыру һ.б. максатлар белән ясала. Ниндидер процедура укол кадатуга кара­ганда нәтиҗәлерәк булса да, коррекция, лифтинг һ.б. алыштыра алмый. Инъекция белән югары күрсәткечләргә ирешергә булыша. Монда ниндидер чикләүләр юк. Яз көне, әйтик, биореви­та­лизация (гиалурон кислотасы, вита­мин­нар белән тирене туендыралар), мезотерапия бик отышлы. Ботулотоксин кадату да популяр. Кояшта без йөзне җыерабыз, күзне кысабыз. Болар мимик җыерчыклар барлыкка китерә. Ботокслар аларны кисәтергә булыша.

"Акчарлак"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X