Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бәрәңге кабыгы үзе генә дә бик яхшы дәвалау чарасы.

Салкын тигәндә бәрәңге парында утырырга киңәш итәләр. Бәрәңгенең үзен генә түгел кабыгын да кулланырга була. Бәрәңгенең кабыгында файдалы матдәләр һәм витаминнар күбрәк тә әле. Шуңа сулыш юллары чирләреннән ингаляцияләрне дә кабыгыннан ясау күпкә файдалырак. Бу процедура грипп, гайморит, бронхиаль астмадан да булыша. Тавыш беткәндә дә бәрәңге кабыгы парында утырырга ярый....

Салкын тигәндә бәрәңге парында утырырга киңәш итәләр. Бәрәңгенең үзен генә түгел кабыгын да кулланырга була. Бәрәңгенең кабыгында файдалы матдәләр һәм витаминнар күбрәк тә әле. Шуңа сулыш юллары чирләреннән ингаляцияләрне дә кабыгыннан ясау күпкә файдалырак. Бу процедура грипп, гайморит, бронхиаль астмадан да булыша. Тавыш беткәндә дә бәрәңге кабыгы парында утырырга ярый.
Чистартылган бәрәңге кабыгын кәстрүлгә салырга, аңа кабык күмелерлек су өстәргә. Кәстрүлнең капкачын ябып, плитәгә куярга. Кайнап чыкканнан соң, кызгылт сары күбек һәм тәмле бәрәңге исе чыкканчы сүрән утта кайнатырга. Аннан кәстрүлне авыру алдына куярга.
Авыруның башына ике кат бөкләнгән зур сөлге капларга һәм кәстрүл капкачын ачып, парны авыз һәм борын белән 10-15 минут суларга. Дәвалау тәэсирен арттыру өчен, бәрәңге кабыгы төнәтмәсенә хуш исле дару үләннәре (мәсәлән, мәтрүшкә, ромашка) төнәтмәләре дә өстәргә ярый. "Алтын йолдыз" Вьетнам бальзамы да кушучылар бар. Бәрәңге кабыгы үзе генә дә бик яхшы дәвалау чарасы.
Ингаляция ясау алдыннан кайнар су белән юынып, җылы итеп киенергә киңәш ителә. Чөнки ингаляциядән соң бер стакан кайнар чәй эчәргә һәм шундук җылы итеп төренеп ятарга кирәк. Тәнне суытырга ярамый, шуңа мондый ингаляцияне йоклар алдыннан ясыйлар.

Ирек Мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X