Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бәрәңге турында

Бәрәңгедәге иң файдалы матдәләр - аның кабыгында. Шуңа күрә бәрәңгенең «мундиры» белән пешерелгәне (мичтә пешсә, тагын да яхшы) әйбәтрәк. Бәрәңге авыруларны дәвалый. Мәсәлән, ашказаны-эчәк трактын. Бәрәңге суын көнгә 3 мәртәбә ашар алдыннан эчсәң - файдасы зур. Бәрәңге согы 10 минут эчендә бозыла. Аны сыгу белән эчәргә кирәк. 4-5 атна эчендә...

Бәрәңгедәге иң файдалы матдәләр - аның кабыгында. Шуңа күрә бәрәңгенең «мундиры» белән пешерелгәне (мичтә пешсә, тагын да яхшы) әйбәтрәк.
Бәрәңге авыруларны дәвалый. Мәсәлән, ашказаны-эчәк трактын. Бәрәңге суын көнгә 3 мәртәбә ашар алдыннан эчсәң - файдасы зур. Бәрәңге согы 10 минут эчендә бозыла. Аны сыгу белән эчәргә кирәк. 4-5 атна эчендә ул гастрит, колит авыруларын бетерә, ашказаны җәрәхәтен - 6-8 атна эчендә. Яшь бәрәңге согы аеруча файдалы. Тәмле булсын өчен аңа бал йә мүк җиләге согын кушалар. Февральдән соң бәрәңге белән дәваланмыйлар -крахмалы да аз, витаминнары да.
Бәрәңге полиартритны дәвалый. Бу сыйфатын Альма Нексе дигән галимә ачкан. Ул үз-үзен бәрәңге белән полиартриттан дәвалаган. Ә аңарчы 20 ел инвалид арбасында утырган. Аяк-куллары кәкрәеп беткән бу ятим кызга төш керә. Төшендә аңа дәвалану юлын күрсәтәләр. Кабыклы бәрәңгене бик озаклап пешергәч, суы белән бергә төяргә һәм шул ботканы көне буе ашарга кирәк икән. 2 атна үтмәгән, бәрәңге Альманың хәлен җиңеләйткән. Бераздан ул аягына баса, сәламәтләнә. 70 яшендә дә зифа буйлы актив хатын була ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев