Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бу дәва чарасын без көн дә учлап чүп савытына озатабыз.

Даруларга хаклар арта тора, әмма, башка чара юк дип, без һаман күз төбәп даруханәгә чабабыз. Халык медицинасын кулланып савыгу турында җитдирәк уйлау безнең гадәткә кереп җитмәгән әле. Мәгълүмат җитмиме, ышанмыйбызмы, шикләнәбезме? Ә үләннәр белән дәвалаучы билгеле профессор Михаил Гордеев табигать байлыкларына зур бәя бирә. Фитотерапия белгече, кайбер табиблардан аермалы буларак,...

Даруларга хаклар арта тора, әмма, башка чара юк дип, без һаман күз төбәп даруханәгә чабабыз. Халык медицинасын кулланып савыгу турында җитдирәк уйлау безнең гадәткә кереп җитмәгән әле. Мәгълүмат җитмиме, ышанмыйбызмы, шикләнәбезме? Ә үләннәр белән дәвалаучы билгеле профессор Михаил Гордеев табигать байлыкларына зур бәя бирә.

Фитотерапия белгече, кайбер табиблардан аермалы буларак, кырыктан узгач чирләми мөмкин түгел дигән фикерне кире кага. Ул фәнни эшчәнлек барышында кеше организмында яшәрү механизмы барлыгын раслаган. Үләннәр нәкъ шул мөмкинлекне эшкә кушарга ярдәм итә. Нәтиҗәдә, картлыкка илтүче үзенчәлекләр юкка чыга, хәрәкәтләнү аппараты: сөякләр, буыннар, арка үзәге функцияләре яңара.

Белгеч картлык чорын үләннәр белән дәваланучы авыру дип белдерә. Бездә үскән үләннәр бактерияләргә, микробларга каршы торучанлык һәм иммунитетны тергезүче сыйфатлар белән генә дәваламыйлар, ә авыру органнардагы кан әйләнешен яхшыртып, савыгу мөмкинлеген арттыралар.

Әйтик, йөклелек чорында барлыкка килә торган бәлаләр: авыр төшү куркынычы, токсикоз, тукталып калган йөклелек тә баш миендә һәм гомум кан әйләнеше бозылуга бәйле. Үләннәр шул вакытта зур ярдәм күрсәтә, хатын-кызның холкы да үзгәрә: үзенә ышанычы югалып барса, үз-үзенә ышанычы арта, бик сүлпәнләнеп торган булса, активлашып китә.

Фитотерапиянең мөмкинлекләре искиткеч зур, ди белгеч. Һәм ул хатын-кызлар белән дә, ир-егетләр белән дә, балалар белән дә могҗизалар тудыра.

Безнең республикада 800 төрдән артык файдалы үсемлек үсә. Алар хуш исләр таратып кына утырмый, ә дөрес кулланганда безне дәвалый.

Үләннәр кешелектә тормышка карашны да тулысынча уңай якка үзгәртә. Кеше табигатьнең мәңгелек көче турында уйлана башлый һәм, аннан файда алып, үзенең тормышын да бизәргә омтыла. Үләннәр белән дәвалану турында уй һәм теләк уянып, аларны куллану һәр кешенең аңында урын алырга тиеш. Ул дөрес туклану, үләннәр белән дәвалану, дөрес итеп су эчү, дөрес йокы режимы кебек нечкәлекләрдән тора.

Бу дәва чарасын без көн дә учлап чүп савытына озатабыз. Ә сәламәтлек өчен файдасы турында уйлап караучылар бармы икән?

Суган кабыгының химик составы төрле биологик актив компонентларга бай булуы белән аерыла. Андагы Е витамины иң көчле антиоксидантларның берсе. Организмның картаю процессларын тоткарлый. Холестерин күләмен киметә, яман шеш, диабет, йөрәк-кан тамыры авыруларын профилактикалый. Аннан тыш, организмдагы А витамины йогынтысын үстерә.

С (аскорбин кислотасы) авитаминоз, салкын тиюдән, вируслы авырулардан, иммунитетны, тешләрне, уртларны, кан тамырларын, сөяк, кимерчәкләрне ныгыту өчен файдалы.

Витамин РР (никотин кислотасы) ашкайнату эшчәнлеген яхшырта. Углеводлар алмашын, ашказаны-эчәк эшчәнлеген җайга сала. Аның составындагы В төркеме витаминнары акыл һәм физик талчыгуны, артык көчергәнешлекне бетерә, катлаулы операцияләрдән соң, организмга гадәти хәленә кайтырга ярдәм итә. Картаю процессын тоткарлый, тире авыруларын дәвалаганда нәтиҗәле, бавыр эшчәнлеген яхшырта.

Кверцетин. Р витаминнары төркеменә керүче табигый биологик актив кушылма ялкынсынуга каршы бактерицид. Иммунитетны җайга сала һәм аллергиягә каршы торучанлыкны үстерә. Яра һәм җәрәхәтләр төзәлүне тизләтүче чара буларак, аллергиягә каршы торучанлыгы ачыкланган, шешекләрдән арыну өчен әйбәт.

Кверцетин ашказанында җәрәхәт ясалудан саклаучы чара да. Аннан тыш, составындагы ферментлар лейкемияне туктата, күкрәк яман шешенә, юан эчәк, үпкә, баш мие, простата бизендә яман шеш барлыкка килү процессларын туктата.

Ларингит, ангина белән авырганда ярдәм итә. Андагы калий, кальций тозлары организмдагы су-тоз тәңгәллеген тота, бәвел кудыру һәм көчле булмаган эч йомшарткыч сыйфатына ия, шлакларны, токсиннарны, начар эшкәртелүче азык калдыкларын чыгара.

Аеруча салкын вакытта, эпидемияләр чорында нәтиҗәле.

Антибактериаль сыйфатлары авыз куышлыгындагы ялкынсынуны бетерә. Сулышны сафландыра. Аннан тыш, суган кабыгы ревматоидлы артрит, артроз, колит вакытында ялкынсынуны тоткарлый, күзләрнең күзәнәкләрен картаюдан саклый, үзбәя дәрәҗәсен арттыра. Тромблар ясалуны тоткарлый. Холестеринны нормада тота. Кан басымын җайга сала.

Суган кабыгы тирене йомшарта, яшь барган саен барлыкка килүче җыерчыкларны киметә.

Өй шартларында суган кабыгыннан шифалы төнәтмәләр ясау ысулы бик гади генә.

Спиртлы төнәтмә

50-70°лы спирт яки аракы алырга. Суган кабыгын ваклап, пыяла савытка салырга һәм аңа 1: 5-7 нисбәтендә спирт яки аракы коярга.

Аны 7-10 көн тотарга. Шуннан соң сөзәргә. Даруны караңгы, салкынча урында сакларга. Бу төнәтмәне тиешле дозаны саклап кына эчеп тә, чайканып та, юдыртып та дәваланырга була.

Төнәтмә

2 аш кашыгы суган кабыгы өстенә 400 мл кайнап кына чыккан су коябыз. Аны су пары өстендә 15 минут кайнатабыз. Соңыннан аны суытып, сөзеп 5-8 сәгатькә караңгы салкынча урынга урнаштырабыз.

Бу дәваны бер чама гына алып эчәргә киңәш ителә.

Эчми генә дәвалану (компрес, юыну, коену, чайкату) өчен төнәтмәне куерак итеп ясыйлар. Моның өчен 1 өлеш суган кабыгына 4 өлеш кайнар су алына.

Суган кабыгына 1: 10 нисбәтеннән салкын су коярга. Аны сүрән утта 15-20 минут кайнатырга, соңыннан суытырга, сөзәргә, һәм кайнаган су белән сыекларга. Аны эчеп тә, сөртенеп тә дәваланырга мөмкин.

Экстракт ясау

Моның өчен башта суган кабыгына алдагы киңәштәге кебек салкын су коеп, ул яртылаш кайнап беткәнче сүрән утта кайнаталар.

Экстрактны суытып салкынча караңгы урында сакларга. Бер чама алып кына кабып дәваланырга.

Май ясау

Суган кабыгын ваклап, аңа көнбагыш, кастор яки зәйтүн мае салырга. Аны караңгы урында 2-3 атна тотарга.

Әзер булгач сөзеп, караңгы төстәге пыяла савытка салырга һәм суыткычта сакларга. Суган кабыгыннан ясалган май тире авырулары, гөмбә чире, сөял, сызлавыкны дәвалаганда кулланыла.

Мазь ясау

Суган кабыгын ваклап, изәргә кирәк. Аны крем, вазелин яки терлекнең эч мае белән 2:3 яки 1:3 нисбәтендә кушып болгатырга. Мазьне караңгы пыяла савытта салкынча урында сакларга киңәш ителә. Аны тире, гөмбә авыруларына каршы да кулланалар.

Исегездә тотыгыз! Суган кабыгы нәтиҗәле һәм очсызлы дәва ысулы буларак күптән сыналган. Дәвалана башлаганчы табиб белән киңәшеп, кайда нинди чир яшеренгәнен белегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев