Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Буй-сын төз булсын өчен киңәшләр

Без буй-сын төз булсын өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк икәненә ышанабыз, ләкин хәтта спортның да гәүдәне формалаштырганда үз нечкәлекләре бар икән.

Гәүдәнең дөрес торышын барлык авырлыкны бер генә кулга төшерә торган тренировкалар бозарга мөмкин (алар арасында теннис, спортның ыргыту, чөюгә корылган төрләре). Шулай ук шөгыльләнгәндә гәүдә табигый булмаган хәлгә керә торган күнегүләр дә буй-сынга зыян салырга мөмкин (тимераякта чабучыларныкы, мәсәлән). Күп кешеләр буй-сын төз булсын өчен йөзү файдалы дип саный, ләкин күпчелек спортсменнарның (бигрәк тә кызларның) бөкресе бар, чөнки суны ишкәндә катнаша торган мышцалар артык үскән була.

Чынлыкта буй-сын күпчелек вакытта озак утырып эшләгәнгә бозыла. Эшегез “урындыкка берегеп” торырга мәҗбүр итә икән, дөрес мебель сайлау һәм тәнәфесләрдә күбрәк хәрәкәтләнү ягын карарга кирәк.

УРЫНДЫК
Тәгәрмәчле урындык тотрыксыз, шуңа тәгәрмәчләре булмаганын сайлау яхшы. Урындыкның аркасы калак сөякләренең уртасына җитәргә яки аннан да биегрәк булырга тиеш. Утыргычның каты булуы һәм, алга да, артка да авышмыйча, идәнгә параллель урнашуы кирәк. Утырганда гәүдә барлыкка китергән почмаклар 90 градуска тигез булырга, аяклар һавада асылынып тормыйча, идәндә нык басып торырга тиеш.

КҮНЕГҮЛӘР
Беренче күнегү: башыгыз шкаф тартмасы кебек алга тартылып чыга, аннары артка кереп китә дип күз алдына китерегез, моны башкарып карагыз (Көнчыгыш халыклары биюләрендәге кебек).

Икенче күнегү: күкрәкне өскә күтәрегез дә, күккә тартыганны күз алдына китерегез, шул ук вакытта карашны да күккә таба юнәлтегез. Җилгәләрне тышка каратырга тырышыгыз.

Өченче күнегү: аяклар җилкә киңлегендә, тезләр җиңелчә генә бөгелгән; шул торышта оча сөяген иң элек алга һәм өскә, аннары артка һәм өскә хәрәкәтләндерегез.

Ял өчен иң элек – аякларга таба бөгелү. Тезне бөкмичә генә басып торган килеш идәнгә, аякларга таба тартылырга кирәк. Әлеге күнегүне бер шөгыльләнү вакытында 60 тапкыр эшләү зарур.

Икенче күнегү – билне як-якка бөгү, аны 30-40 тапкыр кабатлыйсы. Арканы ял иттерү өчен төз басып торган килеш тездән бөгелгән аякларны 50 тапкыр күтәрергә мөмкин.

Иң соңыннан оча сөяген һәр якка 50шәр тапкыр әйләндерә торган күнегүләр эшләргә кирәк.

Арканы ял иттерү өчен мышцаларны тартылырга мәҗбүр итә торган хәрәкәтләр эшләргә, йога белән шөгыльләнеп алырга да мөмкин.

 

Миләүшә Халикова.

Фото: pixabay.com/ru

  http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/buy-syn-tz-bulsyn-chen-kishlr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев