Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

ЧӘЧӘКЛӘРНЕ НИ БЕЛӘН КАПЛАРГА?

— Кышка күпьеллык үсемлек һәм чәчәкләрне чыршы ботаклары белән капларга кушалар. Якын-тирәдә урман юк, ул чыршы ботакларын каян аласың? Тагын нәрсә белән капларга була?

— Чыршы, нарат ботаклары беренче чиратта, кар тоту һәм корткычлардан саклау өчен яхшы. Ул үзе җылылык саклый алмый. Ылыслы ботаклар белән каплаганда, беренче кар аны юрган итеп томалап куя, ул тирәдә корткычлар да йөрми. 

Розаларны теләсә нинди агачның вак ботаклары, коелган яфраклар белән капларга мөмкин. Камыш, каен ботаклары да менә дигән. Ә салам белән капларга киңәш ителми. Ул кар астында һава кермәслек капкач барлыкка китереп, үсемлекләрнең пешегү куркынычы арта. Саламны тычкан да бик ярата. Печән тагын да начаррак. Катыргы беренче җылытудан соң ук җеби һәм суытуга бозланып ката. Бакчачылык кибетләреннән үсемлекләрне каплау өчен тукылмаган материаллар (лутрасил, спанбонд) таба аласыз.

Гөлсинур, Буа районы.
vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X