Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Чөгендер канны яхшырта

Чөгендер согын элек-электән теш сызлаганда, кан акканда, үпкәне дәвалау өчен кулланганнар. Табиблар чөгендер согын анемия, атеросклероз вакытында, эч катканда, бавыр авыртканда кулланырга тәкъдим итә.

Белгечләр фикеренчә, ул эритроцитлар ясалышына булыша һәм канны яхшырта. Ә Венгрия белгечләре чөгендер согы яман шеше булган кешеләрнең хәлен яхшырта, моның өчен көнгә 100 мл сок эчәргә кирәк дип белдерә.

Чөгендер согы азканлылык, йокысызлык вакытында файдалы, нерв системасына да уңай тәсир итә. Баштагы чорда аны 1:1 исәбеннән кишер согы кушып эчәргә кирәк. Чөнки баш әйләнү, сару кайнау күзәтелергә мөмкин. Тора-бара чөгендер өлешен арттырырга була.

Чөгендердә 50% натрий һәм нибары 5% кальций бар. Әлеге матдәләрнең мондый өлештә булуы кальцийга эрегән килеш организмда сакланырга мөмкинлек бирә. Бу бигрәк тә кан тамырлары киңәйгәндә, кан куерганда, кан басымы югары булганда файдалы.

Чөгендердән тәмле эчемлек
0,5 кг чистартылган чөгендерне ваклап, өстенә кайнар су коярга. Өсте ябык савытта 12 сәгать тотканнан соң, сөзеп, 1 чәй кашыгы лимон кислотасы белән 4 аш кашыгы шикәр комыннан әзерләнгән сироп өстәргә. Эчемлекне салкын килеш эчәргә.

Чөгендер квасы
Җәен чөгендер квасы әзерләү бик җиңел.
0,5 кг чөгендерне вак итеп турап балчык савытка салырга һәм кайнар су коярга. 20 грамм шикәр комы һәм арыш ипие телеме салып, өстенә марля капларга, җылы урында 5 көн тотарга. Аннан квасны сөзеп, шешәләргә тутырырга. Чөгендер квасын салкынча урында берничә көн сакларга мөмкин. Эчәр алдыннан тоз, шикәр комы, яшел тәмләткечләр өстәргә була.

Исеңдә тот! Итне генә түгел, аксымлы теләсә нинди ризыкны (балык, йомырка һ.б.) чөгендер белән ашарга тырышыгыз. Ни өченме? Моның сере гади: чөгендердә биологик актив батанин кушылмасы бар. Ул канда холестерин дәрәҗәсен киметә, бавыр күзәнәкләре активлыгын арттыра һәм май утыртмый. Батанин организмның аксымны үзләштерүен күп тапкыр тизләтә. Чөгендернең чие дә, пешерелгәне дә файдалы, пешергәндә андагы батанин матдәсе таркалмый.

 

Чыганак: Газета Авырмас-Өчен--Киңәш

Фото: vk.com

http://baltaci.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/chgender-kanny-yakhshyrta

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев