Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

ЧӘЙ СОДАСЫ БАКЧАДА БУЛЫША

Чәй содасының бакчада кирәге чыга.


?‍?️ Чүп үләненнән коткара. Тирәсендә башка куфльтуралы үсемлекләр булмаса, чүп үләненең төбенә сода сибегез. Ишегалдына җәелгән плитка арасына бик тиз үлән үсә башлый. Монда да сода булыша. 1 л суга 4 аш кашыгы чәй содасы кушып, эремәне плитка җөйләренә сиптереп чыгарга. 4-5 атнадан тагын бер кабатларга.

?‍?️ Кәбестәне корткычлардан саклый. Кәбестә кортын кисәтү өчен, тигез микъдарда чәй содасы һәм онны бергә кушарга. Катнашманы кәбестәгә һәм туфрагына сибәргә.

?‍?️ Помидорны тукландыра. Сабакларына 0,5 %лы чәй содасы эремәсе (100 мл суга 1 чәй кашыгы) сиптергәндә, помидор баллырак була.
Гөбләне җиңә. Декоратив үсемлекләр чәчәк атканда, җиләк-җимеш өлгерә башлаганда, химикатлар сиптерергә ярамый. Бу вакытта үсемлекләрне гөблә басса, 0,5 л суга 12-15 г чәй содасы кушарга һәм сиптерергә була.

?‍?️ Виноградка файдалы. Винограды өлгерә башлаганда, 5 %лы чәй содасы эремәсе сиптерәләр. Ул виноградны балландыра һәм соры черек чиреннән саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев