Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Дару эчмә, инжир аша

Узган кышта Түбән Камада яшәүче якын дустым Мәрьям Сибгатуллина белән икәүләп, ши­фаханәгә грипп белән авырып килгән Буа хатыныннан вируслы чир йоктырып кайттык.

Чүп өстенә чүмәлә ди­гәндәй, ул тиз узмады, грипптан соң өзлектем. Вируслары сулыш юлларына, үпкәгә зыян салды. Температурам күтәрелеп, көчле ютәлдән интегеп, ай буе урын өстендә тилмереп яттым. Нинди генә дару эчеп карамадым, табиб билгеләгән антибиотикның да файдасы чамалы булды. Тәмам хәлсезләндем. Ярый әле Балтач районы, Югары Шубан авылында яшәүче сабакташым Әминә Мөхәммәтҗанова акыллы киңәш бирде. «Дару эчүдән тукта, ашказаның белән бавырыңны, бөереңне бетерәсең, каныңны агулыйсың бит! Сөттә кайнатып чыгарып, көн саен ике-өч инжир аша син, җылы сөтен дә эчеп куй, — диде. — Ай буе куллан, һичшиксез, савыгырсың. Инжирдагы эфир майлары кан составын яхшырта, аңа куерырга ирек бирми. Бу татлы җимеш вирусларны, зарарлы бактерияләрне, микробларны юк итү ягыннан аспириннан бер дә калышмый. Бер ай куллангач, шулкадәр үк ял ит. Аннан соң, профилактика йөзеннән дәвалану курсын янәдән кабатларсың». Рәхмәт яугыры, тәмле дәва килеште бит үземә. Терелеп аякка баскач, төрле медицина белешмәлекләреннән, еллык календарьлардан, гәҗит-журнал тупланмаларыннан инжир белән дәвалану турында мәгълүмат тупларга керештем. Шактый кызыклы язмаларга юлыктым. Тәрәзә төбендә кәлшәләр үстерү, язгы чәчү, бакча сезонының бетмәс-төкәнмәс мәшә­катьләре аркасында, кулга каләм алырга вакыт тимәде. Кара көздә, ни­һа­ять, язу өстәлем янына килеп утырдым. Төрле темаларга караган «мая»­лар тулы калын папкамны актарганда, инжир белән дәвалануга бәйле, былтыр туплаган материалларга юлыктым. Һәм салкын кышка керер алдыннан, кемгә дә булса файдасы тияр дип, белгәннәремне сезнең белән уртаклашырга ниятләдем.

Салкын тиеп тамак, авыз куышлыгы, сулыш юллары ялкынсынып, температуратура күтәрелгәндә, түбәндәге рецептны куллану отышлы икән. Бер аш кашыгы вакланган инжир өстенә ике стакан кайнап торган су коеп, 10 минут кайнатып суыткач, сөзеп, көнгә дүрт мәртәбә эчәргә кирәк. Бу татлы җимешнең файдалы үзлекләре күпкырлы, шунлыктан аны профилактика йөзеннән куллану отышлы. Баш миен бик шәп эшләткәнгә күрә, ел әйләнәсе катлаулы иҗат, акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләрнең, эшкуарларның табын түрендә торырлык ризык булып чыкты ул. Авыр эш эшләп, чиктән тыш арыган, озакка сузылган каты чирләр хәлсезләндергән, борчу-хәсрәтләр, төрле тетрәнүләр кичерү аркасында нервлары какшаган кешеләргә дә инжирның сихәте тия икән. Әлеге очракларда дүрт-биш җимешне бер стакан җылы сөттә төнәтеп, изеп, көнгә ике-дүрт мәртәбә ашарга киңәш итәләр. Гадәттә, иртән эшкә чыгып китәр алдыннан сырлы-майлы, колбасалы бутербродлар, тиз пешә торган ботка ашыйбыз, кемдер тиз генә йомырка тәбәсе кыздырып ала. Инжир кулланып, тәмле генә түгел, туклыклы, йөрәк эшчәнлеген көйләү өчен файдалы, организмны ныгытучы салат ясап булуын белә идегезме? Ясап карадым, телеңне йотарлык ризык килеп чыкты. Салатка салырга 300 грамм инжир, 150 грамм кара җимеш, 2,5 аш кашыгы миндаль чикләвеге, 1 стакан кефир, бер кашык әфлисун кабыгы кирәк. Кара җимешне юып, кичтән җылы суга салып калдырабыз. Икенче көнне аны һәм инжирны токмачлап кисәбез. Миндаль өстенә кайнар су коеп, кабыгын салдырып, ваклыйбыз. Барысын бергә катнаштырып, әфлисунның вакланган кабыгын, кефир салып болгаткач, сихәтле ризыкны табынга куябыз.

Әлеге туклыклы ризык, баллы булганга күрә, аны шикәр чиреннән интегүчеләргә куллану тыела. Цитруслыларга аллергия яки сезнең организмга инжир килешеп бетми икән, шулай ук чама хисен югалтмау хәерле.

Хәмидә ГАРИПОВА. Казан.

www.tatyash.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев