Теләче Информ

Дару – әрәм акча (киңәш-табыш серләре)

Дару үләннәре белән дәвалану (фитотерапия) традицион булмаган медицина дип саналса да, күп кенә җимешләр һәм үсемлекләрнең дару буларак танылганлыгын беләсезме икән? Аларның дәвалау тәэ­си­ре табибларның эш тәҗ­ри­бәсе белән генә түгел, ә бәлки чын даруларныкы кебек үк клиник сынаулар нәтиҗәсендә расланган. Шуңа күрә үсемлек-дару­ларны куллануның файдасы да гарантияләнгән. Әйе, үсемлекләргә генә...

Дару үләннәре белән дәвалану (фитотерапия) традицион булмаган медицина дип саналса да, күп кенә җимешләр һәм үсемлекләрнең дару буларак танылганлыгын беләсезме икән?

Аларның дәвалау тәэ­си­ре табибларның эш тәҗ­ри­бәсе белән генә түгел, ә бәлки чын даруларныкы кебек үк клиник сынаулар нәтиҗәсендә расланган. Шуңа күрә үсемлек-дару­ларны куллануның файдасы да гарантияләнгән. Әйе, үсемлекләргә генә бирешми торган чирләр дә бар анысы. Бу очракта үсемлек дару кебек үк бик тиз тәэсир итсә дә, организмга тиешле дәрәҗәдә шифасын биреп җиткерә алмый.

Миләш кан тамырларын ныгыта

Йөздән артыграк сорты бар. Иң әйбәт һәм файдалы төре - кара миләш (арония). Бакчачылар аны - талымсыз булуы, мул уңыш белән сөендерүе өчен, ә фитотерапевтлар кан тамырлары тышчасын ныгыту, сузылмалылыгын арттыру мөмкинлеге бирердәй флавоноидларга бай булуы өчен ярата.
Кара миләш шулай ук кан басымын да төшерә. Әмма кайвакыт йөрәк-кан тамырлары системасы "чыгымчылаганда", арония кан басымын кинәт кенә тө­ше­рергә мөмкин. Шуңа күрә аны артык күп кулланырга ярамый.

Рецепт

Бер аш кашыгы кипкән җимешкә бер стакан кайнап торган су салып, 30 минут төнәтергә. Көненә 2-3 тапкыр яртышар стакан эчәргә.

4-3

Ташкабак шешенкелекне бетерә

Калориясе иң аз дәрә­җә­дәге яшелчә бу (100 грамында - 27 ккал). Клетчаткага бик бай булуы нәти­җәсендә туклыклы да. Ташкабак орга­низм­да җи­ңел үзләштерел­гән­лектән, ашказаны, эчәк­ләр, бавыр (гепатит, холецистит, үт куыгында таш барлыкка килү) ялкынсынганда билгелә­нә торган барлык диеталар составына керә. Си­дек кудыру үзенчә­легенә ия булганлыктан, еш кына шешен­келеккә китергән йө­рәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләр өчен алыштыргысыз яшелчә. Таш­кабакның кечерәкләре (10-15 см) бигрәк тә си­хәтле: алар­да файдалы мат­дәләр, кем әйтмешли, "мыжгып" тора.

Рецепт

Реклама

Ташкабакны пешерү: чис­тартып, боҗралап турарга, өстенә бераз гына тоз сибеп, үсемлек мае бөркергә. Газ мичендә (10 минут) яки мультиваркада (7 минут) пеше­рергә. Табынга яшел тәм­ләт­­кечләр белән бизәп куярга.

Агач гөмбәсе рак авыруын булдырмый

Каен кәүсәсенә ябышып үскән күп еллык паразит-гөмбә (чага) минераль тозларга, биологик актив мат­дәләр һәм органик кислоталарга гаять бай. Рәсми медицина тарафыннан танылган гөмбә - аның нигезендә дару җитештерәләр.
Фитотерапия өлкәсендә агач гөмбәсе төнәтмәсе элек-электән яман шеш авыруларын кисәтү (әмма дәвалану өчен түгел!) максатында кулланыла.

Рецепт

100 г гөмбәгә 1 литр кайнаган су салып, 6 сәгать тотарга. Йомшарган гөм­бәне изеп, 1 литр җылы суда бер тәүлек дәвамында ка­раңгы урынга куеп төнә­тергә. Сөзеп, көненә 3 тапкыр стаканның өчтән бер өлеше күләмендә эчәргә.

Кура җиләге аспиринны алыштыра

Организм өчен үтә файдалы бу җиләктә салицил кислотасы бар. Ә ул аспирин (ацетилсалицил кислотасы) кебек тәэсир итә - ялкынсынуны киметә, тән температурасын төшерә, авыртуны баса һәм канны сыеклата. Шул ук вакытта кура җиләгенең башка органнарга тамчы да зыяны юк (ә аспирин, озак кулланганда, ашказанының лайласыман тышчасына бә­рер­гә мөмкин, шуңа күрә бу даруны ашказаны җәрә­хә­теннән һәм гастриттан ин­тегүчеләргә саклык белән генә кулланырга кирәк).
Салицил кислотасы җи­ләктә термик эшкәрткәннән соң да сакланып кала. Шуңа күрә кура җиләген чи килеш кенә түгел (әмма ярты стаканнан артык ашау киңәш ителми), кайнатма, джем, компот рәвешендә дә шикләнмичә кулланырга бу­ла. Киптерел­гән җиләк бигрәк тә зур дә­ва­лау үзен­чәлегенә ия (чи җи­ләктә ялкынсынуны бете­рү, тән температурасын ки­ме­тү үзен­чә­леге юк). Ул үзе­нең си­хәтен ел дәвамында сак­лый.
Кура җиләге фолий кислотасына да бай. Монысы яшь ханымнарга сау-сәла­мәт бала табу мөмкинлеген арттыра.

Рецепт

Салкын тигәннән җи­ләк­ле чәй: 1 аш кашыгы кипкән җи­ләк­кә 200 г кайнап торган су салып пешерергә һәм чәй кебек эчәргә.

Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: